Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер татарлары иҗаты


«Җаным» дип аталган шигъри антология
«Җаным» дип аталган шигъри антология

Мәскәүдә рус телендә Себер халыкларының рухи мирасы дигән баш астында себер татарларының «Җаным» дип аталган шигърият антологиясе дөнья күрде.

Мәскәүдә, «Новый ключ» нәшриятендә шагыйрь Анатолий Преловский тәрҗемәсендә Себер татарлары фольклорының «Җаным» дип аталган шигъри антологиясе дөнья күрде. Ул китапка 19-20 гасыр язма фольклор әсәрләре кергән. Ул китапны тәрҗемәче Анатолий Преловский белән бергә Флора Әхмәтова -Урманче төзегән булган. Тәрҗемәченең әйтүенә караганда, кызганычка каршы, дөньяда чакта Флора ханым Урманче ул китапны күрә алмаган. Җырлар, әкиятләр, бәетләр, дастаннардан торган күләмле генә ул китапны чыгаруда күп кенә татар галимнәре, язучылары үз көчләрен керткән. Шулардан инде мәрхүмнәр - галим Шамил Мөхәммәдъяровны, язучы Вил Ганиевны әйтергә була. Китапны чыгаручы Преловский шулай ук язучылар Ренат Мөхәмәдиев һәм Ямил Мостафинга да рәхмәтләрен белдергән.
Преловскийның әйтүенә караганда «Җаным» дип аталган ул китапка Флора Әхмәтова- Урманченың себер татар авылларында үзе магнитофон белән йөреп халыктан яздырып алган әсәрләр белән бергә 19 йөздә төрки фольклорны өйрәнүче Василий Радлов язмалары да кертелгән. Преловский шулай ук, Радловның киң күләмле берничә китаптан торган «Төрки кабиләләренең халык әдәбияты үрнәкләре» дигән әсәре бар, ләкин ул кызганычка каршы гасыр ярым инде алар үзенең тәрҗемәчесен көтеп ята, дип белдерде. Һәм ул шулай ук, Радлов халык авыз иҗатын яздырып алган кайбер халыкларның әсәрләре генә калган, ул халыклар инде юкка чыккан дип чулымсы дигән себердә яшәгән халыкны атады.

Себердә туган, себернең төрки халыклары белән аралашып яшәгән Преловский үзен өлешчә төрки кеше дип саный. Минусинский шәһәрендә музейда руник язмалар белән чуарланган кабер ташларын күргәч, ул аларны һичшиксез шигырьләр булырга тиеш дип уйлаган.
Малов дигән галимнең бу ташларда язылган тәрҗемәләре чәчмә әсәр итеп бирелгән булса да, борынгы ташлардагы язмаларны өйрәнүче галимә Ирина Стеблова да аларны шигъри әсәрләр дип раслый. Инде икенче бер китапта шул ук «Новый ключ» нәшриятендә дөнья күргән «Таш язмалар, 6-12 гасыр борынгы төрек шигърияте» дигән Преловский тәрҗемәсендәге китапның кереш сүзендә мондый сүзләр бар:
«Евроазия киңлекләрендә яшәгән төрки халыкларны «күчмә» халык, я булмаса «кыргый» халыклар дип атау дөрес түгел. Чөнки алардан калган, ташларга басылган язмалар ул халыкларның югары рухи мәдәнияты булуын, үз язма әлифбасына ия булганнарын раслый».

Һәм Преловский ул тарихи язмаларны могҗизалар дип атый. Без тәрҗемәче Анатолий Преловскийга мөрәҗәгатъ итеп, ни өчен иҗатыгызның күп өлешен төрки халыкларның әсәрләрен тәрҗемә итүгә, башка халыкларга танытуга багышладыгыз дип сорадык. Мин себердә туган кеше. Балачагым атлар мал -туар арасында узды. Мин якут телен дә әйбәт кенә беләм. Үземне өлешчә төрек дип саныйм диде Преловский. Флора ханым Урманче белән ничек таныштыгыз дигән сорауга, ул минем тәрҗемәләремне укыган Мәскәү фолклорчылары аны бик яратып кабул иттеләр Һәм Флора ханымнын телефонын биреп аның белән телефон аша да сөйләштек. Ул хаттә миңа телефоннан себер татарларының җырларын да җырлап күрсәтте.

Аннан соң инде ул Мәскәүгә килгәч якыннан таныштык. Миңа ярдәм итүчеләр күп булды. Шуларның берсе Шамил Мөхәмәдъяров диде. Ләкин кызганычка каршы кулъязма китап булып җыйналып, төзелеп беткәч аны нәшер итү бик авырга туры килгән. Кайда гына мөрәҗәгатъ итмәдек ди, Преловский. Төмән губернаторына да, Казанга да. Ләкин үз мәдәни тарихына һәрберсе битараф булып калды, диде ул. Аннан соң инде Русиянең мәдәният министрлыгы нәшрият һәм массакүләм коммуникацияләр федерал агентлыгы грант биреп кенә бу китап басылып чыга алган. Анысы да бары тик типография эшләре өчен генә бирелде. Ярый әле фольклор- халык авыз иҗаты аларда балалар әдәбиятына тиңләшеп бастырыла икән, диде Преловский.
Шулай итеп Мәскәүдә рус телендә Себер халыкларының рухи мирасы дигән баш астында «Җаным» дип аталган себер татарларының шигърият антологиясе дөнья күрде. Бу китапта халык авыз иҗаты әсәрләре белән берлектә себер ханы Күчүм иҗат иткән шигырьләр дә урын алган.

XS
SM
MD
LG