Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ильяс Шурпаев үлемендә таҗиклар гаепләнә


Мәскәү - Таҗикстанның ике ватандашына Русия журналисты Ильяс Шурпаевны үтерүдә гаепләү белдерелде. Җинаять кылуда шикләнелгән Масруҗон Ятимов һәм Нәҗметдин Мөхетдинов 29 мартта Дүшәмбе шәһәрендә кулга алынган. Аларда үтерелгән журналистның шәхси әйберләре табылган. Төп дәлил - Шурпаев яшәгән йортка куелган камерага язылган күренешләр.

Русиянең беренче каналы хәбәрчесе Ильяс Шурпаевның мәете 21 мартта Мәскәүдә табылган иде.
XS
SM
MD
LG