Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда дини уку йортларының мөгаллимнәре киңәште


Русия Ислам Университетында “Русиядә ислам дине һәм дини белем бирү мәсьәләләре” дигән фәнни конференция уздырылды.

Конференция нәтиҗәсе буларак кабул ителгән карарлар арасында - өч ай саен дини уку йортларының ректорлары өчен семинарлар үткәрү дә күздә тотыла. Шул карар нигезендә, тәҗрибә уртаклашу, алдагы көннәргә планнар кору максаты белән төрле төбәкләрдән килгән ректорларның беренче семинары Самар шәһәрендә узды.
Семинар барышында мәдрәсәләрдә очраган төрле проблемалар телгә алынды, аларны хәл итү турында төрле фикерләр әйтелде. Катнашучылар арасында Уфадагы Русия Ислам Университеты ректоры урынбасары Равил хәзрәт Мамлеев, Оренбур шәһәрендәге “Хөсәения” мәдрәсәсе ректоры Абдулла хәзрәт Шарипов, Ульян шәһәрендәге “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Илдар хәзрәт Сафиуллин, Октябрьск шәһәре мәдрәсәсе ректоры Айнур хәзрәт Сибгатуллин, Самар Җәмигъ мәчетенең баш имамы Иршат хәзрәт Сафин һәм Самар мөселман Дини нәзарәтенең ревизия комиссиясе рәисе Таһир әфәнде Мамышев бар иде.
Семинарны Русия Ислам Университеты ректоры, Уфа шәһәрендәге танылган Ләлә- Тюльпан мәчетенең имамы Равил хәзрәт Мамлеев алып барды. Әңгәмә барышында көн үзәгендә уртак проблемалар телгә алынды. Алар арасында иң катлаулысы – шәкертләр туплау.
Оренбур шәһәрендәге “Хәсәения” мәдрәсәсе ректоры Абдулла хәзрәт Шарипов фикере:
“Укытучыларга түләү өчен финанс мәсьәләләрне һәм шәкертләр азлыгы борчый. Араларыннан сайлап алырга мөмкинлек юк. Төрле китаплардан укытабыз. Бер методика, стандарт программа кирәк. Төрле кеше төрлечә укытудан ялгышулар очрый. Укыту программасына педагогика, психология дәресләрен дә кертеп, дөньяви уку йортларының укытучыларын чакырабыз.
Диния нәзарәте тарафыннан төрле төбәкләрдәге укыту эшләре турында журнал бастырылып, эш тәҗрибәләре язылса иде. Укыту мөдирләре, укытучылар өчен белемнәрен камилләштерү курслары оештырылсын иде”,- диде ул.
Ульян шәһәрендәге “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Илдар әфәнде Сафиуллин фикере:
“Халыкның иманын көчәйтергә кирәк. Бөтен авыллардагы мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, мәчетләрдә халык белән очрашабыз. Үзебезнең уку йорты, планнарыбыз турында сөйлибез. Матбугат, радио, телевидение аша үзебез турында белгертәбез. Мәдрәсәдә финанс мәсьәләләрнең күбесен үзем хәл итәм. Мәдрәсәгә диеп бирелгән садака бары тик уку-укыту өчен чыгымнарга тотыла. Моның шулай икәнлеген халык белеп тора. Укытуны татар телендә алып барабыз. Безнең төп максат – телебезне үстерү, милләтебезгә хөрмәт уяту. Каяндыр, очраклы рәвештә барлыкка килмәгән, без борынгы һәм данлыклы халык токымы. Безгә укытуны да үзебезнең бабайларыбызның китаплары нигезендә алып барырга кирәк.
Хәзер кем ничек уйлый – шулай китап бастырып чыгара. Безнең укулар бит 10-нчы гасырда ук төпле булган. Болгар тарихын олылаган кешеләрне генә укырга кабул итәбез. Минем теләгем – телебезне югалтудан коткару. Мәчеткә йөргән мөселманнарның күбесе - төрки телле. Теләгән берничә айда бер кыенлыксыз татар телен өйрәнә алачак.
Төрле җирдән килгән, төрле җиргә барып кайткан кешеләрнең мәҗүси йолаларны кайтару очраклары күренә. Мәсәлән, агачларга төрле чүпрәкләр бәйләүләр һәм башкалар. Без Коръән укучылар конкурсы оештырырга исәплибез. Үзебезгә төрле юллар эзләргә кирәк. Үзәк Диния нәзарәте уңай максатларны хуплап, башка төбәкләрдә җәелдерергә тиеш. Проблемалар турында сөйләү – ул бит инде аларны хәл итә башлау дигән сүз”.диде ул .
Иршат Сафин, Самар Җәмигъ мәчетенең имамы:
“Мәдрәсәләрдә дини база булырга тиеш. Динне күтәрү өчен без төрле юллар эзләргә тиеш. Безнең үз түбәтәебез, гореф-гадәтләребез, данлы тарихыбыз бар. Узган тарихыбыздан бик күп үрнәк, белем алырга була. Унынчы гасыр башында ук илебездә дини белем зур югарылыкта булган. Биш мең кешедән торган хәлифә илчелеге башлыкларының дини укуларның тәртибен үзгәртү тәкъдименә каршы алар үзләренең катгый фикерен әйтә алган.
Самарда сокланырлык мәчетебез бар., экскурсияләр килә. Алар игътибарына динебез һәм тарихыбыз турында матур, эчтәлекле һәм кызыклы музей оештырасыбыз бар.
Рус епархиясендә христиан динен көчәйтү өчен киң җәелдерелгән эшләр бара. Бүген безгә дә күп мөмкинлекләр бирелгән. Менә шулардан оста куллана белергә кирәк. Безгә яшьләр белән күп эшләргә кирәк. Динебез киләчәге алар кулында булачак. Төрле популяр лекцияләр оештырырлык һәм әйдаманнар, рухландырып ияртүчеләр кирәк. Мондый семинарларның дәвамы булырга тиеш”,- диде ул. .
Ислам Университеты ректоры урынбасары Равил хәзрәт Мамлеев йомгаклау сүзендә болай диде:
Университетыбыз укытучылар белән тәэмин ителде. ФСБ тарафыннан туктаусыз тикшерүләр тынычланды. Бгенге көндә 100 шәкерт укый. Быел университетны 31 шәкерт тәмамлаячак. Укытуыбызның төп максаты – төпле дини белем бирү белән бергә югары әхлакый тәрбия бирү. Хәзерге көндә озын, матур сөйләүчеләр күп. Ләкин кыска һәм йөрәккә үтемле итеп сөйләүчеләр тәрбияләргә кирәк. Психология һәм педагогика фәннәре зур югарылыкта булырга тиеш. Коръән укучылар конкурсы оештыру, журнал бастыру турындагы фикерләр бик урынлы. Иновация мәсьәләсендә оператив рәвештә фикер алышу өчен компьютер аша даими рәвештә элемтәдә торып фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу турындагы тәкъдимнәр дә уңай нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр. Бердәм уку методикасы булдырып, бер юнәлештә эшләү – бик актуаль мәсьәлә. Шулай булганда, мәдрәсә тәмамлаган шәкертләргә университетка килеп укуын дәвам итеп, ике елдан югары белем турында таныклык алу мөмкинлеге булачак. Киләчәктә мондый семинарларны һәр квартал саен үткәрсәк, бу безнең эшебезгә зур ярдәм булачак”,-диде Равил хәзрәт Мамлеев.
XS
SM
MD
LG