Accessibility links

Әрмәнстанда яңа президент эшкә кереште


Ереван - Бүген яңа сайланган президент Серж Саркисянның инаугурация тантанасы булды. Әрмәнстанны 1998 елдан бирле җитәкләгән Роберт Качарянның вазыйфалары тәмамланды.

Саркисян 19 февраль булган сайлауда тавышларның 52% алган иде. Оппозиция намзәте Левон Тер-Петросян яклы көчләр 20 февральдән алып Ереванда сайлау нәтиҗәләренә каршы урам җыенары уздырды. Каршылык чараларында көч кулланылды, 8 кеше һәлак булды, 250ләп кеше төрле җәрәһәтләр алды.
XS
SM
MD
LG