Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт Шурасы сайлаулары көзгә күчереләме?


Татарстан Дәүләт Шурасы
Татарстан Дәүләт Шурасы

Шушы көннәрдә матбугатта янә Русия сәясәте үзгәрүе уңаеннан Татарстан җитәкчелегенең алмашынуы мөмкинлеге турында фаразлар булып үтте.

“Независимая газета”да язылганнарга караганда, Медведев инаугурациясе узгач күп кенә төбәк җитәкчеләре алмашыначак. Һәрбер губернатор Медведевка “ышаныч” хаты язырга тиеш була. Әлбәттә, бу вәзгыят президент Миңтимер Шәймиевкә дә кагылачак. Сәясәт белгечләре фикеренчә, Шәймиев бу вакыйгаларда ике юл белән китергә мөмкин.

Берсе – президент булып калырга, икенчесе – бу уңайдан файдаланып президент урынына “үз кешесен” куярга. Әмма "бу ыгы-зыгыда көтелмәгән хәлләр килеп чыкмас өчен, Шәймиев алдагы 5 елга үзенә буйсынып торырлык ышанычлы парламент төзү максатыннан, Дәүләт Шурасы сайлавын 2009 елның 3нче мартыннан, 2008 елның көзенә күчермәкче икән", - дип языла биредә.

Бу хәбәр узган атнада Татарстанда оппозиция фиркаләре вәкилләре Александр Салий, Нәсимә Столярова, Роберт Садыйков, Александр Штанин катнашында узган түгәрәк өстәл сөйләшүендә ишетелгән. Әлеге чарада катнашкан депутат Александр Салий «Азатлык» ка бу турыда болай диде:
«Безнең җыелышта бу сайлаулар көзгә күчерелә икән дигән сөйләшүләр булды, әмма бу фактлар белән дәлилләнмәде һәм имеш-мимеш дәрәҗәсендә генә калды», - ди Александр Салий.
Дәүләт шурасында коммунистлар фракциясе вәкилләре булып торган Салий, Столярова, Садыйков мондый фикердә торса да, Коммунистлар фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов исә алар белән килешми, һәм Татарстанда мондый хәл була алуына ышанмый.
«Әгәр бу сайлаулар көзгә күчерелә икән, монда бит инде президент указы кирәк була, тик торганнан гына сайлап булмый, безнең бит конституция бар. Минемчә сайлау вакыты күчмәс. Президиум инде 3 ел элек Салий, Столярова кергән фракцияне таркатты, алар фирканең исемен һәм җисемен генә кулланалар, шуңа күрә аларның безнең фиркагә катнашы юк, аларның әйткән сүзләре дә, эшләгән гамәлләре дә безнең өчен мөһим түгел», - ди Хафиз Миргалимов.
Дәүләт Шурасы сайлауларының күчүенә оппозиция вәкиле Камил Зартдинов мондый мөнәсәбәт белдерде:
«Мин аңламыйм моны. Яңа дәүләт шурасы оештырсаң димәк кемгәдер каршы тырырга кирәк. Нигә хәзергесенә ышанмыйлар? Минемчә Шәймиевнең хәзер оппозиция, федераль үзәк белән дә көрәшергә хәле юк. Шуңа күрә минемчә ул, Хрущев кебек бу ялыннан соң президентлыктан китер дип уйлыйм», - ди Камил Зартдинов.
Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов исә Дәүләт Шурасы сайлауларының вакыты күчергә мөмкин ди, моны ул болай аңлата:
«Шәймиевнең Медведев белән дуслыгы зур, шуңа күрә аңа куркырга кирәкми. Минемчә, президентның хәзер сәламәтлеге нык какшаган һәм ул үз урынына яшьрәк кешене утыртырга уйлыйдыр. Моннан чыгып карасак, әле хакимият кулда булганда аңа ышанычлы дәүләт шурасын төзеп калдыру дөрес булыр иде. Минемчә, Дәүләт Шурасы сайлаулары вакытын күчерү булырга мөмкин»,- ди “Звезда поволжья” баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов.
Шулай итеп матбугаттагы Дәүләт Шурасы сайлауларының күчерелүе турындагы имеш-мимешләргә оппозиция вәкилләре төрле карашта тора. Бүгенге көндә Дәүләт Шурасында җылы гына депутат урынында утыручылар исә бу мәсьәләгә үз фикерләрен белдерүдән тоелдылар. Ни әйтсәң дә эш урыны кадерле нәрсә бит, бигрәк тә депутат тәхете. Аның каравы Дәүләт Шурасының матбугат үзәге җитәкчесе Резеда Макуева сайлауларның вакыты күчергә мөмкин дигән хәбәрне дөрес түгел дип белдерде.
XS
SM
MD
LG