Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш: Иран белән әл-Каидә куркынычлары Гыйракта кисешә


АКШ президенты Джордж Буш Гыйрак Америка алдындагы иң зур куркынычларның әл-Каидә белән Иранның кисешкән урынына әверелде диде.

Ак Йорттагы чыгышында Буш АКШның Гыйракта уңышка ирешмәве әл-Каидә белән Иран хакимиятенең зур җиңүләренә китерәчәк диде.

Буш АКШның Гыйракта уңышка ирешмәве Әфганстандагы Талибан өчен дә файдалы булачак диде.

Буш шулай ук июль аеннан соң Гыйрактан АКШ гаскәрләрен чыгаруның туктатылуын игълан итте. Бу Гыйрактагы АКШ көчләре башлыгы генерал Дэвид Петрауска илдәге иминлек вәзгыятен бәяләргә мөмкинлек бирү зарурлыгы белән аңлатылды.

Июль аенда гаскәрләр чыгарылганнан соң Гыйракта АКШның 140 меңләп хәрбие калачак.
XS
SM
MD
LG