Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек ханымнары хәйриягә өйрәтә


“Мөслимә” оешмасы җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина
“Мөслимә” оешмасы җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина

Өченче ел рәттән төрекләр Казанда “Идел-банк” бинасындагы “Арт-эко” галериясында халыкара хәйрия күргәзмәсен оештыра.

Ул хатын-кызлар тарафыннан кулдан эшләнгән әйберләрне сатудан гыйбарәт. Кул эшләре сатылгач, алардан кергән керем балалар йортларына, ятимнәргә ярдәм буларак кулланылачак. Шулай иттереп савап, сәдака, хәйрия, башкаларга ярдәм кебек татарда булган гадәтләрне Казанда яшәүче төрекләр торгыза.

“Бездә дә иганәчелек булган. Ә төрекләр исә хәйрия эшенә гадәти кешеләр дә катнашу алуын күрсәтә. Күргәзмә ярминкә кебек ясала. Шунда ниндидер бер кечкенә әйберне сатып алу һәркемнең дә кулыннан килә бит”, - дип сөйли Рәшит Минһаҗ. Ул шулай ук иҗтимагый кыйммәткә ия булган ярминкәнең зур залларда, Камал театры кебек биналарда узуын тели.

Ә “Мөслимә” оешмасы җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина чараның төрек-татар дуслыгы өчен мөһим булуына басым ясый. Шулай ук ул Казандагы төрекләр ислам динен тарату өчен зур хезмәт башкара дип саный.

“Алар бу күргәзмәдә төрки халыкның матур бизәкләрен күрсәтә. Кызлар тырышкан. Ә бит ерак илләрендә барысы яхшы да түгел. Без Төркиядә булмаган кеше түгел. Анда яулыклы ханымнарны парламентка да кертмиләр. Казанда шул яулыклы төрек хатын-кызлары һәм аларның татар дуслары хәйрия эшен алып бара.

Алар бездән дә нидер өйрәнә ала. Яулык мәсьәләсендә, әйтик. Без бит паспортка яулык белән фотога төшүгә дә рөхсәт алдык. Дәүләт оешмаларына да керә алабыз. Шуңа күрә төрекләрнең Казанда булуы мине сөендерә. Мин дә үземнең “Сөембикә сеңелләре һәм энекәшләре” бәйгесендә махсус “Төрки кыз” бүләген булдырдым”, - дип сөйли ул.

XS
SM
MD
LG