Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан Казахстан белән чик килешүен ратификацияләде


Кыргызстан парламенты Казахстан белән чик буе килешүен раслады. Ул илнең 3 өлешен Казахстанга тапшыруны күздә тота.

2003 елда, элекке президент Әскәр Акаев хакимияттә булган чакта ук әзерләнгән бу бәхәсле килешүне 65 депутат хуплады, 14-е каршы тавыш бирде.

Кичә милиция бу килешүгә каршы протест чарасында катнашкан 50-ләп кешене тоткарлады.

Кыргыз президенты Курманбәк Бакыев киләсе атнада Казахстанга барачак.
XS
SM
MD
LG