Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бизнес борынгы халыкның яшәү рәвешенә яный


Эвенк анссамбле
Эвенк анссамбле

Түбән Тунгузкада буа төзелсә, күчмә тормыш алып барган борынгы эвенк халкының гореф-гадәләре юкка чыгарга мөмкин

Әгәр эвенклар яшәгән җирдә су-электр станциясе тозелә башласа, эвенк авылларын һәм чирәм җирләрен су басачак. Әмма станцияне төзергә җыенган ширкәт, бу буа төбәк үсеше өчен бик кирәк, дип белдерә.
Себер, Төнъяк, Ерак Көнчыгышның җирле азсанлы халыклар Берләшмәсе төзелешкә каршы көрәш алып бара. Оешманың башлыгы урынбасары Павел Суляндзиге Түбән Тунгузка елгасында буа төзелсә, эвенк халкының ата-бабалары кебек күчмә тормыш алып баручы соңгы өлеше юкка чыгачак, дип әйтә.
“Әгәр без белгән план тормышка ашырылса, ул бер генә әйберне аңлатачак - көчләп күчерелү. Анда халыкбызның бер өлеше генә яши, әммә ул борынгы тормыш рәвешен алып бара торган, болан үрчетүче, ауга йөрүче өлеше иде. Анда зур 4 авылны су басарга тиеш, бу бер меңләп эвенк кешесенә кагыла,” - ди Павел Суляндзиге.
Түбән Тунгузка елгасында электр станциясенең төзелеше 13 миллиард долларга төшәчәк дип уйланыла. “Гринпис” оешмасы мәгълүматларына караганда, буа барлыкка килү аркасында кыргый урманнарны һәм туң җирләрне су басачак, бу 3-4 миллион гектар җир су астында калачак дигән сүз.
Күп эвенклар инде хәзер үк үзләренең гореф-гадәтләрен ташлап, шәһәрләргә күчкән. Борынгы тормыш рәвешен алып барган азы да, бу төзелеш аркасында, үз җирләреннән колак кагырга мөмкин.
Эвенкларның милли лидерлары экологияне яклаучы халыкара оешмалардан ярдәм сораган. “Гринпис”, “Кыргый табигать фонды” эвенкларның көрәшенә теләктәшлек күрсәтә. Павел Суляндзиге, Совет заманында да халыкка андый куркыныч янамады, ди.
“Советлар заманында да, хакимиятләр бик каты торганда да, аз санлы халыкларны көчләп күчермиләр иде. Хәзерге, демократия үскән заманда, халыкның бу мәсьәләгә карашы белән кызыксынучылар юк,” - ди Павел Суляндзиге.
Төзелешне алып баручы “Гидро-ОКГ” ширкәте идарәчеләр шурасы вәкиле Расим Хаҗиәхмәтов, төзелеш башлаганчы эвенклар белән сөйләшүләр үткәрәчәкбез, дип әйткән булган. Әгәр төзелеш, файда урынына зыян алып килә икән, без төзелешне башламаячакбыз, ди ул.
“Гидро –ОКГ” ширкәте - Русиянең Бердәм Енергия Системалары ширкәтенең бер өлеше. Су-электр станцияләрдә эшләнгән электр уты, илдә җитештерелә торган барлык энергиянең 20% тәшкил итә. Һәм аңа сорау арта бара. Шушы Тунгузкадагы буа төбәкне үстерергә ярдәм итәр, бу нефть, газ, күмер һәм атом энергиясе урынына кире кайта торган энергия чыганагы була алыр иде, ди Рәсим Хаҗиәхмәтов.
“Бүген без, алга киткән илләрдән күпкә артка калдык. Бүген Русия эшләп чыгара алырлык мөмкинлекләренең 20% гына куллана. Британия , Норвегия мөмкинлекләренең 100% куллана. АКШ үзенең бар булган потенциалын эшләтә. Алга киткән илләдәрдән, үзендә булган байлыкларын тулысынча бары Русия генә файдаланмый булып чыга,” – ди Расим Хаҗиәхмәтов.
Русиянең энергия программалары күбесенчә нефть, газга корылган, энергия - экспортка бара. Буа төзелешен алып барырга җыенган ширкәт вәкиле Расим Хаҗиәхмәтов алга карарга киңәш итә. Бу су станциясе мәңге эшләп тора ала, ди ул. “Гринпис” оешмасы вәкиле Михаил Креиндлин аның белән килешми. Буа - беркемә дә кирәк түгел ди, табигать яклаучы Михаил Креиндлин
“Бу буаны төзү ни өчен кирәк булды? Шушы төп сорауга бер кем дә җавап бирә алмый. Туруханскийда дамба кирәк түгел, чөнки анда бернәрсә дә юк. Анда бер генә корылма- Норильский ширкәте бар, әмма аны энергия белән тәэмин итүче ике су-электр станциясе бар инде. Бу - елгаларны күчерү сыман, Советлар чорында булган гасыр проектларының берсе” – ди Гринпис оешмасы вәкиле.
Белдерүләр, төзелешкә каршы көрәш сузыла бара. Чирәм җирләрне, авылларны су басу куркынычы торган саен якыная бара. Буа төзүче ширкәт, җирле халык белән сөйләшүләр үткәрергә вәгъдә иткән булган, әмма эвенк оешмасы вәкиле, безнең аларга ышанычыбыз бетте инде, ди.
XS
SM
MD
LG