Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердәм Русия Путинны рәис итеп чакыра


Бердәм Русия фиркасе бүген ачылган еллык корылтаенда Владимир Путинны 7 майда президент вазыйфасыннан бушаганнан соң фиркане җитәкләргә чакырырга җыена.

Корылтай башланыр алдыннан Бердәм Русиянең хәзерге җитәкчесе Борис Грызлов журналистларга
"Моңарчы Владимир Путин да, Дмитрий Медведев та партиягә әгъза буларак кына чакырылган булса, хәзер инде без Владимир Путинга тәкъдим ителәчәк конкрет вазыйфа - партия рәисе вазыйфасы турында сүз алып барабыз," - диде.

Путин киләсе президент Дмитрий Медведевның премьер-министры булачагын белдерде.

Путин Бердәм Русиянең 2 көн дәвам итәчәк корылтаенда иртәгә чыгыш ясый.

Путин рәсми рәвештә Бердәм Русия әгъзасы булмаса да, аның гайре рәсми җитәкчесе булып килде.
XS
SM
MD
LG