Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алманнар Гали авылы балаларына сокланып туя алмыйлар


Самар өлкәсендә Гали авылы иң зур татар авылларыннан санала.

Биредә булдыклы, уңган, динле мөселман татарлары яши. Бу авыл кып-кызыл коммунистик идеология чорында да манарасыннан азан әйтеп, намаз укып, ураза тотып яшәде. Кышкы бураннарда да һәр йортта диярлек ямь-яшел кыярлар, кып-кызыл помидорлар үстерделәр.

Бүген авыл халкында интернет. Авыл халкын тәрбияләү мәктәптән башлана. Чирек гасыр буена урта мәктәптә тәрбия өчен җаваплы директор урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова сүзләренә караганда, тәрбиянең асылы – Гали авылы мәктәбе рус стандартларында белем бирә, ләкин атнага һәр сыйныфта икешәр сәгать татар теле һәм бер сәгать әдәбият укытыла. Олимпиадаларда призлы урыннарны алалар. Балаларның 80% ел әйләнәсендә төрле концертларда катнашалар. Барлык бәйрәмнәр татар телендә алып барыла. Укучыларның яраткан түгәрәкләре булып җыр һәм бию санала. Мәктәптәге 265 бала нәрсә белән булса да шөгельләнә.

Сара Газулина җитәкләгән чигү түгәрәге кызлар арасында популяр, даннары хәттә Мәскәүгә җиткән. Андагы күргәзмәдән балаларның чигеш әйберләре дипломга лаек булган. Ветераннарга түбәтәйләр чигәләр, кулъяулыклар чигеп бүләк итәләр. Мәктәп директоры Мөхтәр Алтынбаев әйтүенчә, 2008 елның көзеннән башлап, кызлар чиккән кулъяулыкларны гаскәр хезмәтенә китүче егетләргә бүләк итәчәкләр.

Гали авылы мәктәбендә һәр елны мәктәп Сабантуе уздырыла. Бүгенге көндә татар Сабантуеның асылын саклау юлы, чөнки бер үк профессионал көрәшчеләр барлык Сабантуйларда да бүләк җыеп йөриләр бит. Гали балалары Самарда уздырыла торган Нәүрүз, Сөмбелә, Сабантуйларда мактауга лаек булалар.

Сыйныф җитәкчеләре укучыларны экскурсиягә Казанга, Болгарга алып баралар. Авыл муллалалары мәктәп белән берлектә Мәүлид, Ураза, Корбан ашларын уздыра. Гали авылында балаларның күпчелеге намаз укый. Алар урамда трай тибеп йөрмиләр, яхшы укыйлар, җирле мәдрәсәдә кичләрен дини белем алалар, һөнәргә өйрәнәләр. Ураза айларында мәчетләрдәге Тәрәвих намазларына балалар теләп йөри.

Үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөрүчеләр кием-салымны тегәргә ательеларга илтмиләр, алар татар киемнәрен үзләре тегәләр. Кәүсәрия Шәйхетдинова әйтүенә караганда, мәктәптәге барлык тәрбия эше чын татар халык педагогикасына нигезләнгән. Читтән берни эзләмиләр, болгар бабаларыбыз калдырган динебез ислам кысаларында бер дигән ватанпәрварлар тәрбиялиләр. Әле генә Германиядән килгән делегация авылда өч көн торып, татарча сыйланып, татар җыр-биюләренә, татар балаларының матурлыгына сокланып туя алмаган.
XS
SM
MD
LG