Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль округтагы вәкилләрне Путин үз карамагында калдырмакчы


Русиядәге федераль округлар харитәсе
Русиядәге федераль округлар харитәсе

Русия президентының федераль округлардагы вәкилләре якын киләчәктә премьер-министр карамагында эшли башларга мөмкиннәр. Һәм алар сәясәт белән түгел, ә икътисад белән шөгыльләнәчәк.

Билгеле булганча, вәкилләр Русия президенты һәм федераль оешмалар йөкләмәләренең федераль округларда үтәлешен тикшереп торды, төбәк кануннарын федераль кануннар белән тәңгәлләштерүдә катнашты һәм президент, губернаторларны күзәтүдә тотты.

Владимир Путин китеп, Русиянең яңа сайланган президенты Дмитрий Медведев ант биргән көнне бу вәкилләр дә үз вазыйфаларын бушатырга тиеш була. Һәм аннан соң алар инде президентка түгел, ә хөкүмәткә, ягъни премьер-министрга карарга мөмкин дигән фаразлар йөри. Димәк, алар Владимир Путинга буйсыначак булып чыга.

“Президентның федераль округтагы вәкилләре нигездә губернаторларны тикшереп тора һәм төбәктәге вазыйфаларны да күзәтә. Шуңа Путинга бу вәкилләрне үз карамагында калдыру бик мөһим” - , ди сәясәтче Рәшит Әхмәтов.

Федераль округтагы вәкилләр хөкүмәткә карый башлагач, алар төбәкләрдәге министрлык һәм ведомстволар эшчәнлеген күзәтәчәк, ди “Ведомости”. Ә сәясәтче Рәшит Әхмәтов:

"Звезда Поволжья" газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов
“Президент вәкиллекләрен бетерергә мөмкиннәр, ә аның урынына Дмитрий Козак җитәкчелегендәге Русия төбәк сәясәте министрлыгына караган департаментлар булдырачаклар. Нәкъ бу департамент башлыклары шул вәкилләрне алмаштырачак. Алар исә икътисад юнәлешен дә, илкүләм проектларны да, төбәктәге вазыйфаларны да карамакта тотачак”, - дип саный “Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов.

Шулай итеп, президент Дмитрий Медведевның федераль округта үз күзәтүчеләре булмаячак. Кайбер белгечләр алар Медведевка кирәк тә түгел дип саный. Ә кайберләре алар ике җитәкчегә дә - президент Медведевка да һәм премьер Путинга да буйсынырга тиеш булачак дигән фикердә тора.

Бүгенге көндә президентның федераль округтагы вәкилләренең күбесе икътисад эшен белеп бетерми һәм шул сәбәпле, хөкүмәт карамагына күчерелгәч, аларның кайберләре бу вазыйфаны бушатырга да мөмкиннәр. Ә яңа куелганнары бер үк вакытта губернатор да була алачак. Чөнки 2008 елның 29 мартында имзаланган канун нигезендә, хәзер дәүләт эшлеклеләре бер үк вакытта хакимият вазыйфасын да алып барырга хокуклы.
XS
SM
MD
LG