Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда дөнья беренчелеге бара


Бу уеннар 2013 елгы Универсиаданы Казанга алып килергә мөмкин диләр
Бу уеннар 2013 елгы Универсиаданы Казанга алып килергә мөмкин диләр

Якшәмбедә Казанда 18 яшькәчә яшүсмерләр арасында хоккей буенча дөнья беренчелеге бара. Бу ярыш 2013 елгы Универсиаданы Казанга алып килергә мөмкин диләр.


Соңгы атналарда халык боз өстендәге көрәштән аз гына читләшеп барган вакытта, хоккей яратучыларны тагын кыздырып җибәрделәр. Казанда 18 яшькә кадәрле хоккейчылар арасында дөнья беренчелеге уеннары башланды. 13-23 апрель көннәрендә “Татнефть - арена” мәйданында һәм “Боз сараен”да яшь спортсменнар көч сынашалар. Монда, әлбәттә, зур акчалар уйный.

13 апрельдә уеннарны ачу тантанасында да Татарстанның түрәләреннән тыш башка дәрәҗәле саналган кунакларның катнашуы тантананы ямьләндереп җибәрсә, икенче яктан чыгымнарның күп булуын күрсәтә.
Югары җитәкчеләр катнашындагы тантаналы ачылыш
“ Без бу спорт төренә гашыйк. Татарстанда хоккей алдында баш ияләр!”- дип әйтте журналистларга республиканың хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов. Ул тантаналы ачылышта Татарстанда 26 боз сарае төзелүен һәм киләчәктә өстәмәләре дә төзеләчәген җиткерде. Бу сүзләрдән соң, республика түрәләре әлеге чараның Казанның 2013 елгы Универсиаданы үткәрерү хокукын алырга булышлык итәчәгенә ышана! – дип язды кайбер журналистлар.
13 апрельдә Русия җыелма командасы Словакия уенчыларын 6:4 исәбе белән җиңде. Ә 14 апрельдәге чемпионатта булып ятучы хәлләр белән без, әлеге уеннарны яктыртучы матбугать үзәге хезмәткәре Регина Садыйковадан белештек.
“ Бүген менә Словакия белән Дания көч сынашты. Ә болай барсы да әйбәт башланып китте. Төрле илләрдән кунаклар килде.”
Боз өстендәге "көрәш"кә әзерлек вакыты

Төрле илләр дигәне ул: Русия, АКШ, Швеция, Канада, Словакия, Швецария, Финляндия, Германия, Дания һәм Белоруссия хоккейчылары катнаша. Регина Садыйкова сөйләвен дәвам итә.
“ Чемпионатта уеннар ике группага бүленеп бара. Берсе “Татнефть – арена”да, икенчесе “Боз сарае”н да уйный. “Татнефть – арена”да Словакия, Дания, Германия, Русия. “Боз сарае”нда Белорусия, АКШ, Швецария, Финляндия. Барлыгы 10 команда. Бу уеннарда барлыгы 800 кеше катнаша, моңа хоккейчылар, судьялар барсы да керә. Боз өстендәге көрәшне карарга vip кешеләр дә килделәр, аеруча беренче көнне күп иде.”- диде 18 яшькә кадерле хоккейчыларның дөнья беренчелеге уеннарын яктыртучы матбугать үзәге вәкиле Регина. Әлеге уеннар белән тагында тулырак танышасы килгән кеше www.u18-kazanhockey.ru сайтына кереп карый ала. Анда барлык мәгълүматләр яңартылып, тулыландырып барыла.
XS
SM
MD
LG