Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 2 полиция хезмәткәре үтерелде


Әфган полициясе илнең көньягында полиция машинасы янында бомба шартлап ике полиция хезмәткәрен үтерде, өчне яралады дип белдерә.

Шартлау Кандаһар виләятенең Спин Болдак шәһәре янында булган.

Бер көн элек кенә күрше Аргандаб районында сугышчылар 11 полиция хезмәткәрен үтергән иде.

Кандаһарда узган 2 атнада 20-ләп полиция хезмәткәре үтерелде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG