Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җирле хакимият советча корыламы?


2009 елда Русиядә җирле үзидәрә кануны тулысы белән гамәлгә керә. 2006 елдан бирле күчеш чоры барды. Кайбер авылларның вазыйфаларын районнар үзенә алды.

Хәзер исә муниципаль районнар бу вазыйфаларны тулысы белән үзендә калдырмакчы була, чөнки шулай эшләгәндә ул поселение (берничә берләштерелгән авыл) акчалары шул район җитәкчеләре кулына күчәчәк. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен җирле хакимиятне дәүләтнеке итү тәкъдим ителә.

“Татарстанга Федерация Шурасының җирле үзидәрә комитеты рәисе Степан Киричук килгән иде һәм ул муниципалитетларны авыллар дәрәҗәсендә генә калдыру, ә районнарда - дәүләт органы идәрәсен ясау мәсьәләсе күтәрелүен әйтте. Мондый фикер бар. әмма Татарстанда бу юнәлештә әле бернәрсә дә эшләнми”, - диде Татарстан Дәүләт Шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидәрә комитеты башлыгы Александр Федоров.

Күп кенә белгечләр бу совет системасына кайтуга тиң диләр. Чөнки 2006 елга кадәр Русиядә нәкъ шул юнәлештә эшләделәр. Ягъни районнар хакимият органы булып торды. Татарстан Дәүләт Шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидәрә комитеты башлыгы Флера Зыятдинова әйтүенчә, элекке замандагы яхшырак үрнәкләрне алу начар түгел. Әмма әле күп мәсьәлә акчага килеп терәлә. Чөнки җирле үзидәрәгә күчкәч кайбер авыллар үзләре генә проблемаларын хәл итә алмаячак (мисал өчен юллар төзү)

“Район җитәкчеләре гадәт буенча үзебез акчаны алабыз да, программа буенча эшлибез, дигән фикер яши һәм шактый вакыт әле бу шулай дәвам итәчәк тә. Әмма авылларга акча бирелми икән, бу инде үзидәрә түгел, ә үзидәрә белән идәрә итү була”, - ди депутат Флера Зыятдинова.

Ә Балык Бистәсе районы Күки җирле үзидәрә рәисе Мәүлә Исхаков элекке авыл советы башкарган вазыйфаларны кире кайталар һәм бу халык өчен уңайлы, ди.
XS
SM
MD
LG