Accessibility links

Кайнар хәбәр

Онищенко: Балаларның ризыгы тиешенчә туклыклы түгел


Куллану өлкәсен күзәтүче федераль оешманың җитәкчесе Генадий Онищенко Казанда үткән җыенда Русиядәге балаларның ничек туклануы турында сөйләде

Онищенко Русиядәге мәктәпләрдә туклану мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә чыгыш ясаганда, Русиядә балаларның ашаган ризыгы тиешле дәрәҗәдә туклыклы, төрле түгел, дип белдерде. Шуның аркасында, күпчелек Русия төбәкләрендә, күп балалар аш казаны, кан, үт куыгы авырулары белән чирли. Русиядә 10% бала физик яктан җитлекми кала. Икенче яктан, балаларның якынча 7% чамадан тыш тазарудан интегә, диде Генадий Онищенко.
Генадий Онищенко, бер медицина тикшеренүе нәтиҗәләрен дә китерде. Аеруча аз керемле гаиләләрдә балаларга даими рәвештә ашарга җитми. Шул сәбәпле 20% бала кечкенә вакытта үсми кала, сабыйларның бер өлеше тиешле нормадан ябыграк була. Бала чакта кирәкле әйбер җитмәү кешенең гөмере озынлыгына да тәэсир итә, дип сөйләде ул.
Русиядәге кайбер балаларга кайнар ризык мәктәптәге генә эләгә, шуңа уку йортларындагы туклану мәсәләсе ил өчен бик мөһим булып кала, дип әйтте Генадий Онищенко.
Шул ук вакытта Русиянең куллану өлкәсен күзәтүчесе Генадий Онищенко, күп керемле гаиләләрдә дә балаларның файдалы ризик ашамавын билгеләп үтте. “Бүгенге көндә акча булуы гына җитми, әле саләмәт туклану мәсьәләсендә дә белемле булуы кирәк, күп гаиләләрдә аксым, майлар, углеводлар, витаминнар балансы сакланмый”,- ди Русия чиновнигы.
Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының мәгълүматларын китерде. Бик майлы, баллы, тозлы әйберләрнең рекламасы балаларга аеруча тәэсир итә, ди ул. Балаларның киптергән бәрәнге, гамбургер һәм кока-колага булган “мәхәббәтен” заманча технологияләр ярдәмендә генә эзерләнгән сәламәт һәм файдалы ризык ярдәме белән җиңеп була, диде Генадий Онищенко.
XS
SM
MD
LG