Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин энергия һәм корал сөйләшүләре өчен Либиягә китә


Русия президенты Владимир Путин Либия җитәкчесе Муаммар Каддафи белән сөйләшүләр бүген Триполига китә.

Русия киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, анда сүз Либиянең газ һәм атом энергиясе тармакларына Русия инвестицияләре, Триполига корал сату һәм Либиянең Мәскәүгә совет чорыннан калган бурычлары турында барырга мөмкин.

Либиягә 2 көнлек сәфәрен тәмамлаганнан соң Путин кайтышлый Сардиниядә кыска гына тукталыш ясап өченче мәртәбә Италия премьер-министры булу өчен парламент сайлауларында җиңеп чыккан Сильвио Берлускони белән очрашачак.
XS
SM
MD
LG