Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Гыйракта ПККны бомбалады


Төрек хәрбиләре Гыйракның төньягында сепаратист көрд гыйсъянчылары төркемен һавадан утка тотулары турында белдерә.

Хәрбиләр әйтүенчә, сишәмбе көнне чик аша ясалган бу һөҗүм нәтиҗәсендә әлеге сугышчан төркемнең нәтиҗәлелеге бетерелгән. Әмма ничә кеше үтерелгәнлеге әйтелми.

Төркия хәрби очкычлары Гыйракның төньягына сыенган Көрдстан эшчеләр партиясе ПКК ныгытмаларын узган елның декабреннән бирле утка тотып килә.

Февраль аенда Төрек хәрбиләре анда кереп ПККга каршы бер атна дәвам иткән җир өсте хәрби чаралары да үткәрде.
XS
SM
MD
LG