Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Абхазия һәм Көньяк Осетия белән элемтәләрен ныгыта


Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, президент Владимир Путин хөкүмәткә Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия һәм Көньяк Осетия белән тыгызрак элемтәләр урнаштырырга кушкан.

Министрлык белдерүендә "Русия хөкүмәтенә ... Абхазия һәм Көньяк Осетиянең de facto хакимиятләре белән хезмәттәшлек итәргә, шул исәптән сәүдә, икътисадый, социаль һәм фәнни өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә кушылды" диелә.

Министрлык шулай ук Путин хөкүмәткә ул 2 республикадагы хокукый оешмаларны танырга кушты диде.

Әмма анда Русиянең Абхазия белән Көньяк Осетия бәйсезлеген тануы турында әйтелми.

Русиянең бу белдерүеннән соң Грузия президенты Михаил Саакашвили иминлек шурасын гадәттән тыш утырышка җыйды.

XS
SM
MD
LG