Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәфәров премьер булачагын кире какты


Әсгать Сәфәров - Татарстанның эчке эшләр министры. Казан. 16.04.08
Әсгать Сәфәров - Татарстанның эчке эшләр министры. Казан. 16.04.08

Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров ярты еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. "Звезда Поволжья" газетасында басылган үзе турындагы фаразны кире какты.

“Татарстанның эчке эшләр министрлыгы үзенең эшләрен гел күрсәтеп бара, җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшли!” - дигән сүзләр әйткән булыр иде хокук сакчыларының башлыгы Әсгать Сәфәров әгәр татарча сөйләсә. Ә болай 2008 елның беренче яртысында милиционерларның эшләгән эшләре түбәндәгедән гыйбарәт.
Барлыгы 21 мең 877 җинаять теркәлгән, бу сан узган ел белән чагыштырганда азрак диләр хокук сакчылары. Быелның 3 ае эчендә милиционерлар тарафыннан 10 мең 182 хокук бозу тикшерелгән. Моңа өстәп шундый нәтиҗә чыгарганнар, Татарстанда 100 мең кешенең якынча 600 гә якыны канун боза, җинаять эшли икән. Машина урлау, фатир басу очраклары кими бара ди милиционерлар. Урамнарда, җәмәгать урыннарында 5 мең 815 хокук бозу очрагы теркәлгән, шуларның 40 процентка якыны ачыкланган, тикшерелгән.
17 марттан 7 апрельгә кадәр эчке эшләр министрлыгы “Без бурычыбызга тугры” дигән пиар акція үткәргән. Әлеге чарада “Министрга хат” дигән бүлек була. Анда Сәфәровка 32 хат килгән, ә болай барлыгы республика халкыннан 2108 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шуларның 1367-е уңай бәя белән, 465-е тәкъдимнәр һәм 276-сы тәнкыйть. Милиционерларның вазыйфаларыннан тиешсез рәвештә кулланулары турында министрның үзенә дә сорау бирелде.
“Безгә эшкә әллә каян килмиләр, республика кешеләре эшли. Аларның тәртипләрен
тикшерәбез, аңлату, өйрәтү эшләре алып барабыз инде. Үземә дә халыкка начарлык эшләгән милиционер турында хәбәр ишетү бер дә рәхәт түгел. Без аларга тиешенчә җәза бирәчәкбез”- диде Әсгать Сәфәров.
“Азатлык” радиосы да Татарстанның эчке эшләр министрына сорау бирде. Берсе аның Казандагы досуг үзәкләре, көфер почмаклары хакында иде.
“Әле яңа гына шундый бер үзәкне кулга алдык. Ләкин алар булдылар һәм бар. Оештыручыларын контрольдә тотсак та, админстратив җавапка тарту белән генә чикләнергә кала. Шуңа да карамастан, бу өлкәне игътибар үзәгеннән читтә калдырмыйбыз. Кулдан килгәнчә эшлиячәкбез” – диде министр.

Шулай ук без аңа, сезне “Звезда Поволжья” газетасы киләчәктә премьер министр булырга мөмкин дип язды. Бу фикерләргә мөнәсәбәтегез ничек дигәч, ул:

“Ышанмагыз сез мондый имеш-мимешләргә. Дөрес сүз түгел бу, барсы да яхшы!” – дип төгәлләде сүзен республиканың эчке эшләр министры Сәфәров.
XS
SM
MD
LG