Accessibility links

Омскиның “Умырзая” ансамбле кабат Казанда


Tatarstan -- Umirzaya folk ansamble from Omsk in Kazan
Tatarstan -- Umirzaya folk ansamble from Omsk in Kazan

12 апрельдә Казанда Бөтенрусия халыклары сәнгате фестиваль-конкурсы булып узды. Анда Омски шәһәренең “Умырзая” фольклор ансамбле дә катнашты.

Омскиның шәһәр милли мәдәни мөхтәрияте каршында эшләүче “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле 12-13 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә булып кайтты. Коллективның Татарстанның башкаласына инде икенче мәртәбә баруы. Беренче бару моннан ике ел элек, 2006 елның апрель аенда булган иде. Коллектив ул вакытта Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында концерт куйды. Тыңлаучылар хәтерләсә, бу хакта “Азатлык” радиосында да хәбәр булган иде. Хәзерге килүендә ансамбль “Идел белән Урал арасында” дип исемләнгән Бөтенрусия халыклары сәнгате фестиваль-конкурсында катнашты.
Әлеге чараның төп оештыручылары Татарстан республикасының Мәдәният министрлыгы, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һәм әлеге университет каршындагы Милли сәнгать институты булдылар. Фестиваль-конкурс университет бинасында барды. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән килгән сәнгатькәрләр фольклор ансамбльләр, сынлы сәнгать һәм Русия халыкларының милли уен кораллары номинацияләре буенча ярышып, осталыкларын күрсәттеләр. 12 апрель көнне университетның конкурслар барган аудиторияләре һәм концертлар залы аларның чыгышыннан шау-гөр килеп торды
Катнашучыларның башкару осталыкларын Русиянең танылган фән һәм сәнгать эшлеклеләреннән, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать белгечләреннән торган мәртәбәле жюри билгеләде.
Катнашучыларның географиясенә килгәндә, алар асылда Идел белән Урал арасында урнашкан төбәкләрдән булдылар. Омскиның “Умырзая” ансамбле Себер ягыннан килгән бердәнбер коллектив булды. “Мондый конкурсны без беренче мәртәбә үткәрәбез, катнашучылар болай күп булыр дип, хәтта көтмәгән дә идек”, - ди оештыру комитетының фольклор номенациясе буенча җитәкчесе, Милли сәнгать институтының татар музыкасы кафедрасы мөдире Алсу Еникеева.
“Фестиваль-конкурсның төп максаты студентларга төрле халыкларның мәдәниятен күрсәтү иде. Әмма безнең икенче максатыбыз да, бу - университетка талантлы абитуриентларны сайлап алу”,- диде Алсу ханым.
Әйтергә кирәк, оештыручылар бу максатларына да ирештеләр кебек. Конкурс тәмамланганнан соң, сәләтләренә һәм чыгыш ясау осталыкларына карап, жюри агымдагы елда урта мәктәпне тәмамлаучы конкурста катнашкан дүрт яшүсмергә бюджет нигезендә Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына керергә юллама бирде. Дөрес, студент булу өчен яшьләргә бердәм дәүләт имтиханнарын да уңышлы тапшырырга кирәк.
Конкурста “Умырзая” коллективы фольклор ансамбльләр номинациясендә катнашты. Коллектив Себер татарларының борынгы “Боз озату” йоласын сәхнәләштереп, җырлы-биюле күренеш рәвешендә күрсәтте. Университетның концертлар залы сәхнәсендә “Эрбет”, “Разыя-Мәрзия”, “Том көе”, “Яр-яр”, “Себер такмаклары”, “Ай-вай, сөймәем” җырлары яңгырады. Нәтиҗәдә коллективка “Себер татарларының мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен” дигән махсус диплом бирелде.
Конкурс тәмамланганнан соң, “Умырзая” сәнгаткәрләре кайтып китәргә ашыкмадылар. Форсаттан файдаланып алар, тагын бер көнгә Казанда калдылар, шәһәрнең тарихи һәм истәлекле урыннары белән танышып йөрделәр.
Шуны да ассызыкларга кирәк, “Умырзая” коллективын каршы алуны, озатып куюны, транспорт белән тәэмин итүне һәм шәһәр белән таныштыруны Бөтендөнья Татар Конгрессының Башкарма Комитеты үз өстенә алды. Омскилыларның барсы да - Казанда беренче булучылар да, берничә мәртәбә булганнар да, сәяхәттән кәнагать калдылар. “Безгә хөрмәт күрсәткәннәре өчен конгресска рәхмәт, Казанга тагын килергә насыйп ит, ходаем”, - диделәр алар.
XS
SM
MD
LG