Израиль Кушма Штатларның элекке президенты Джимми Картерга Хәмас карамагындагы Газзә сызыгына баруны тыйгач, бүген Картер Хәмас вәкилләре белән Мысыр башкаласында очрашты.
Хәмас җитәкчеләре Мәхмүт Заһар һәм Сәит Сиам катнашындагы очрашу Каһирәнең бер кунакханәсендә ныгытылган иминлек шартларында үтте.
Очрашу алдыннан Картер Мысыр президенты Хөсни Мөбәрәк белән төшке ашта булды. Мысыр Хәмас белән Израиль арасында арашлык итүдә катнаша.
Ак Йорт сүзчесе Гордон Джондро Картерның Хәмас белән очрашуынан файда юк диде.
Мысырда 2 көн булганнан соң Картер Сүрия, Үрдүн һәм Сөгуд Гарәбстанына бара.