Русиянең Кыргызстандагы илчелеге хәбәр итүенчә, Кант шәһәрендә Русия хәрби машинасына булган һөҗүм нәтиҗәсендә 1 хәрби яраланган. Якшәмбегә каршы төндә машина үз бүлегенә кайтып барганда җирле милиция киемендәге кешеләр машинага ут ачкан. Бер офицерга операция ясалган. Русия ягы Кыргызстанның тышкы эшләр министрлыгына тикшерү үткәрүне сорап мөрәҗәгать итәчәген белдерде.
Кыргызстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, хәрбиләр исерек булган һәм юл хезмәте кушкач туктамаган.
Кыргызстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, хәрбиләр исерек булган һәм юл хезмәте кушкач туктамаган.