Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә яшь рәссамнарның күргәзмәсе ачылды


"Казан Кирмәне", автор -Алисә, 7 яшь
"Казан Кирмәне", автор -Алисә, 7 яшь

Мәскәүнең мәдәни үзәгендә түгәрәкләрдә шөгылләнүчеләр уку елы ахырына таба үзләренең хисапларын эзерлиләр.

Якшәмбе көнне рәссәм түгәрәгенә йөрүчеләрнең күргәзмәсе узды. Ул көнне «Энҗе бөртекләре» балалар фестиваленең икенче туры мәдәни үзәктә узганга күрә, фестивалгә килгән тамашачылар да яшь рәссамнарның эшләрен бик кызыксынып карады. Җырчылар, биючеләрнең чыгышы һәм күргәзмә ачылышы бер чара буларак уздырылды. Рәссамнарның җитәкчесе Чулпан ханым Саттарова инде өченче ел рәсем түгәрәгенә йөрүчеләрнең рәсем күргәзмәсе китап сөючеләр җәмгыятендә уңышлы узуын әйтте. 5 яшьтән 12 яшькә кадәр булган яшь рәссамнарга рәссам Әббәс Акмалетдинов мөселман халыкларын үстерү фонды белән берлектә эшләгән өстәл өсте уенын да бүләк итте.

Балалар өчен ясалган ул уен тарихи вакыйгаларны искә төшерә. Чөнки уен Казаннан Бахчасарайга сәяхәт дип атала. Уенның кереш өлешендә мондый сүзләр бар: “Биш йөз еллар элек Казанның бер төркем сәүдәгәрләре Бахчасарайга кайсы юк кыскарак һәм хәвефсезрәк дип бәхәсләшәләр. Һәм Кол Шәриф мәчетендәге намаздан соң ике төркемгә бүленгән сәүдәгәрләр Казаннан Бахчасарайга юл тота. Уенның таләпләре нигезендә шул юл дәвамында алар төрле шәһәрләрдә булалар”.

Биредә күп төрле тарихи атамалар да искә алынган. Болгар, Сарай Бату, Сарай Берке, Сары тау, Хәзәр диңгезе. Уеда шулай ук викторина да бар. Мәсәлән, хәзерге көндә ул шәһәрләр ничек атала. Кол Шәриф мәчете кайчан җимерелгән булган һәм кайчан торгызылган. Шунысы да кызызклы уенда күрсәтелгәнчә әгәр дә уен ташы намаз уку дигән ноктага төшсә, юлчының хәрәкәте ике тапкыр алга китә. Бу хакта рәссам Әббәс Акмалетдинов болай диде:

“Казаннан Бакча Сарасәфәр уенында шулай ук юлбасарлар белән очрашырга туры киләчәк, җилкәнне җил алып киткән урыннар да бар, тәгәрмәчләр ватылып, төзәтергә дә вакыт кирәк булачак. Зирәклек һәм тапкырлык таләп иткән уен, балаларга борынгы тарихыбыздан дәрес бирә алуы белән дә ихтибарга лаек”.

Шулай итеп, 20 апрель көнне мәдәни үзәкнең яшь рәссамнары уку елына хисап бирде, аларның эшләрен хуплап яшь башкаручылар һөнәрләрен сәхнәдә күрсәттеләр.
XS
SM
MD
LG