Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида “йолдызлар яңгыры”


Айдар Галимов
Айдар Галимов

Омски өлкәсендә Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Башкортстан артистларының концертлары зур уңыш белән үтте.

Урал һәм Себер якларына гастрольләргә чыккан Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле шимбә көнне зур концерт белән Омски өлкәсенең Тара шәһәрендә булып китте. Тамашачы өчен концерт түләүсез иде. Билет бәяләре тулысынча күптән түгел Омскида оешып эшли башлаган “Татарстан-Омски” партнерлык оешмасы исәбеннән булды. Әлбәттә, ирекле керү тамашачыларны җәлеп итми калмады. 400 кешегә исәпләнгән залда бер генә дә буш урын юк иде. Концерт районның үзәк мәдәният сараенда барды. Тамашачылар Тарадан һәм якын-тирә авыллардан гына түгел, Большеречье, Тевриз, Седельниково һәм Колосовка районнарыннан да килгән иделәр. Концертка район башлыгы, район хакимиятенең мәдәниият бүлеге хезмәткәрләре, милли оешмалар җитәкчеләре, “Дуслык йорты” һәм төрле коллективлар вәкилләре чакырылган иделәр.

Татарстан артистларының талантлы чыгышлары, җыр-биюләре тамашачыны сокландырды да, шатландырды да. Залда бер генә кеше дә битараф калмагандыр. Концерт тәмамланганнан соң район башлыгы Павел Исаев сәхнәгә күтәрелеп, “Безнең шәһәрдә мондый югары дәрәҗәдәге концерларның булганын хәтерләмим, чын мәгънәсендә татар мәдәниятенең бөеклеген күрсәттегез, рәхмәт сезгә,”- диде.

Ахырда Татарстан артистлары җирле коллективлар җитәкчеләре өчен дәрес -“мастер-класс” үткәрделәр, бию сәнгатенең кайбер серләрен дә ачтылар. “Безнең өчен бу бик яхшы тәҗрибә булды, әмма сезнең дәрәҗәгә күтәрелә алырбыз дип, беребез дә әйтә алмый,”- диделәр коллективлар җитәкчеләре.

Мәдәни чаралар якшәмбе көнне өлкә үзәгендә дәвам итте. Омски филармониясенең концертлар залында гастрольләр белән Себер якларына чыккан Башкортстан артистларының концерты булды. Концертта танылган җырчылар – Айдар Галимов, Идрис Газеев, Фән Валиәхмәтов, Нәзифә Кадыйрова һәм кайбер яшь җырчылар катнашты.

Омскида соңгы вакытларда татар концертлары еш булып, март аенда гына Салаватның һәм Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның концертлары узган булса да, Башкортстан артистлары концертына да тамашачы күпләп килгән иде. Һәрбер җырчының чыгышы көчле алкышлар астында үтте, чәчәкләргә күмелде.

Айдар Галимовның Омскига инде икенче килүе. Ә Идрис Газеевның, Фән Валиәхмәтоның һәм Нәзифә Кадыйрованың Омски тамашачысы каршында беренче мәртәбә чыгыш ясаулары. Узган килүендә Айдарны яратып калган кебек тамашачы Башкортостанның бу танылган җырчыларын да үз итеп, җылы кабул итте.
Концерт тәмамланганнан соң ук юлга чыгарга ашыксалар да, артистларның кайберләре белән әңгәмә кору мөмкинлеге дә булды. Мин Фән Вәлиәхмәтовның Омски тамашачысына карата фикере белән кысыксындым:

- Себер якларында күп йөрибез, Омскида беренче мәртәбә, шул хәтле күп кул чабулар, шул хәтле якын, җылы кубул иттеләр, беренче килүдә шундый тәэсирләр алып кайтып китәбез инде. Хәзер үзем пенсиядә, чакырып менә шулай йөртәләр, эшләп йөргәннән дә күбрәк йөрергә туры килә... быел гыйнвар аеннан башланган иде, әле май аена чакырулар бар, аннан Сабантуйлар китә...

- Әле концертлар белән йөрергә исәбегез бар инде?

- Әле аллага шөкер, тавыш булганда, тазалык булганда йөрергә дип торам.

Танылган җырчы Нәзифә Кадыйрова да Омски тамашачысына карата туган хисләре белән уртаклашты:

- Тамашачының шул тиклем безне аңлап, җырлап, биеп, моңлы көйләрдә моңланып, шултиклем безнең белән бер бөтен булып утырулары безне инде шакккатырды. Халкыбыз яши, Фәнне ничек күтәреп алдылар, шушы тальяннарны яраткан халык булгач, безнең әле халыкыбыз яши, телебез яши, Аллага шөкер.
XS
SM
MD
LG