Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда бушка эшләү турында сөйләштеләр


Чаллының иҗтимагый палатасы шәһәрдә түгәрәк өстәл оештырды.

Анда яшьләр белән очрашуга КамАЗ, Татнефть кебек ширкәтләрнең профсоюз башлыклары, Татарстан шәһәрләре вәкилләре катнашты. Сөйләшүнең максаты нидә соң? Бу сорауга Казандагы татар-япон “Сакура” мәдәни- мәгълүмәти үзәк җитәкчесе А. Йосыпова җавап бирде: “Түгәрәк өстәлдә Ватандашлык җәмгыяте буенча булган сорауларга ачыклык кертү. Без иҗтимагый оешмалар турында җыентык чыгарабыз. Ул кирәкле булыр дип уйлыйм. Хәзер бөтен җирдә акча кирәк. Кеше халык өчен бушка да эшләргә тиеш”.

Чаллыдагы “Нур” яшьләр үзәге каршындагы “Мизгел” клубы татар яшьләрен дөньяга таныту өстендә эш башлаган. “Яшь Гвардия” оешмасы җитәкчесе А. Бәдеретдинов һәм Р. Камалов шулай уйлый. Алар җәмәгать эшендә бушлай эшләргә әзерме? “Мин 10 сыйныфтан бирле җәмәгать эшендә. Башта татар КВНы, аннан “Форпост” клубы, хәзер “Яшь Гвардия”дә төрле эш башкарабыз. Башка оешмалар белән элемтәләр оештырырга телибез. Татар яшьләрен дөньяга чыгару зарур”.

З. Ларичева, “Мизгел” клубы рәисе болай дип белдерде: “Теләк булганда татар яшьләрен таныту мөмкин. Вакытыңны, көчеңне кызганмый эшләргә генә кирәк. Максат куелсын иде”.

Түгәрәк өстәлдә мондый фикергә киленде:
-Җәмәгатчелек оешмаларына ярдәм итү буенча программа булдырырга.
-Ватандашлар җәмгыяте проблемаларына халыкны күпләп җәлеп итү һәм башкалар. Шушында ук, җәмәгать оешмалары эшендә халыкның сүлпән катнашуы турында фикерләр әйтелде.
XS
SM
MD
LG