Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар яңа шартларда эшли алырмы?


Игорь Яковенко: журналистлар берлеге хакимияткә буйсынырга тиеш түгел
Игорь Яковенко: журналистлар берлеге хакимияткә буйсынырга тиеш түгел

Сишәмбедә Мәскәүдә Русия журналистлар берлегенең VIII корылтае ачылды. Русиядә журналистика тулысы белән хакимияткә буйсына барганда берлек алдына зур бурычлар куела.


Әгәр 1990нчы елны Советлар берлеге таркалганнан соң, Русиядә журналистлар бәйсез мәгълүмат бирүгә керешсә, хакимияткә Владимир Путин килгәч исә моңа чикләр куелды. Ягъни Путин 8 ел буена президент булып торган чорда сүз иреге тулысы белән диярлек кысылды. Хакимияттән бәйсез матбугатның күпләп ябылуы да моңа дәлил. Бары “өстән кушылган” мәгълүматны гына тарату хәзер инде гәдәти күренешкә әйләнә бара. Ә бу исә җәмгыятьтә журналистларга карата ышанычны бетерә.

“Русия журналистлар берлеге бүгенге көндә журналистика алдында килеп туган кризистан чыгу юллары турында уйларга тиеш. Әлеге кризис ул сыйфат төшүдә дә, ышаныч кимүдә дә, җәмгыятьтә журналист роленең түбәнәюендә дә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары ирегенең кысылуында да күренә. Бу хәл Русиядә генә күзәтелми, әмма монда ул аеруча кискен чагыла”, - ди Русия журналистлар берлеге генераль секретаре Игорь Яковенко.

Бүген Русиядә матбугат чараларында хакимияткә ошамаган фикерне бирү шактый кискен нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мисал өчен, әле берничә көн элек кенә президент Владимир Путин гимнастика буенча олимпия чемпионы Алинә Кабаевага өйләнергә җыена дип язып чыккан “Московский корреспондент” газетасы чак кына ябылмый калды. Төгәлрәк әйткәндә, бу мәгълүмат чыкканнан соң, газетаны ФСБ килеп тикшергән диелде. Хәтта газета ябылган дигән мәгълүматлар да булды.

Мәскәүдәге экстремаль журналистика үзәге җитәкчесе Олег Панфилов исә бәйсез матбугаттан бары коры мәгълүмат (пропаганда) бирә торганны гына ясау өчен Русиядә барысы да эшләнде, ди.

“Журналистларның үз хокукларын белдерүгә хакимият каршы. Шулай ук яхшы журналистлар профсоюзы барлыкка килүе дә, сыйфатлы, укымышлы журналистлар да аларга кирәкми. Чөнки хакимияткә бәйсез журналистка караганда, үзләре теләгән мәгълүматны җиткергән журналистны тоту файдалырак”, - ди Панфилов.

Олег Панфилов
Кремль бүген массакүләм мәгълүмат чараларының иреген кысу өчен төрле чаралар күрә. Журналистлар үз чиратында эзәрлекләнүдән куркып, дөрес мәгълүмат җиткерүдән тыелалар. Әгәр әле зур шәһәрләрдә күпмедер бәйсез массакүләм мәгълүмат чаралары эшләп килсә, район җирлекләрендә алар тулысы белән җирле җитәкчеләргә буйсына. Журналистлар берлегендә дә бу проблемаларның барысын да аңлыйлар.

Корылтайга әзерләнгәндә Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова:

“Безнең Русия төбәкләрендәге хезмәттәшләребез берлекне ныгытырга кирәк дигән фикердә торалар. Ягъни төбәкләрдә, субъектлардагы журналистлар оешмаларын үз канаты астына җыярга телиләр. Бүген өлкәләрдә Русия журналистлар берлегенә караган бүлекчләр эшләп килә. Татарстанда исә хәл башкача. Инде 1990нчы еллар башында ук без мөстәкыйль берлек буларак оештык һәм инде берничә тапкыр корылтай да уздырдык. Шунысын да әйтергә кирәк, Русия журналистлар берлеге Кремль хакимияте белән үзенең мөнәсәбәтләрен дөрес төзи алмады”, - дигән иде.
XS
SM
MD
LG