Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция Иракли Окруашвилига сыену бирде


Франция Грузиянең элекке саклану министры Иракли Окруашвилига сыену бирде. Бу хакта аның адвокаты Луи-Мари де Ру хәбәр итте.

Франциянең качаклар эшләре идарәсе, Окруашвили Грузиягә тапшырылса аңа президент Михаил Саакашвилига оппозициядә булуы аркасында куркыныч янаячак, дигән карарга килгән.

Грузиядә Окруашвили акча таләп итүдә гаепләнеп 11 ел төрмәгә хөкем ителде. Ул сентябрь аенда Саакашвилины коррупциядә гаепләгәннән соң кулга алынган иде. Фидия акчасына азат ителгән Окруашвили Франциягә китте.
XS
SM
MD
LG