Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романия, Сербия, Хорватия нефть үткәргече төзи


Романия, Сербия һәм Хорватия Романиянең Констанца белән Италиянең Триеста шәһәрләре арасында нефть үткәргече төзү турында килешү имзалады. Төзелешкә шулай ук Словения һәм Италиянең катнашуы көтелә. Үткәргечнең озынлыгы 1300 чакрым булачак, аны төзү 3.5 миллиард еврога төшәчәк. Кара диңгездән нефть Ак диңгез буендагы дәүләтләргә Босфор һәм Чанаккале бугазлары аша үтмичә китереләчәк.
XS
SM
MD
LG