Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби хезмәт кануны төзәтмәләреннән нинди файда?


2008 елның 1 гыйнварыннан «Хәрби вазифа һәм хәрби хезмәт» турындагы үзгәрешләр кертелгән канун көченә керде.

Беренчедән, быелгы яздан хәрби хезмәткә бер генә елга алачаклар. Икенчедән, бу канун нигезендә күп кенә социаль кичектерүләр дә гамәлдән чыгарылган. Канунга үзгәрешләр кертү хакында сүз күбрәк контракт армиягә күчү турында булганга, канунга кертелгән бу үзгәрешләрне Дәүләт Думасы әле 2006 елда ук хуплаган иде. Хәзер инде хәрби хезмәттән кичектерелүнең 25 төрле матдәсеннән бары тик 16сы гына гамәлдә калдырылган.

Шушы темага багышлап Мәскәүнең бәйсез матбугат үзәгендә «Яңа канун нигезендә хәрби хезмәт гражданнарның хокук боза» дигән темага журналистлар белән очрашу булды. Бу очрашуда «Гражданин һәм армия» оешмасы координаторы Сергей Кривенко, «Солдат аналары» төбәкара хәрәкәт җитәкчесе Татьяна Кузнецова һәм «Гражданин һәм армия» оешмасының хокук үзәге җитәкчесе Максим Бурмицкий катнашты.

Канун нигезендә быел хәрби хезмәткә инвалидларның, лаеклы ялда булучыларның балалары, яшь баласы булган әтиләр, саклану министры «балалайкачылар» дип атаган иҗади яшьләр дә алыначак. Ягъни, әгәр дә армия яшенә җиткән студент югары уку йортына кадәр бер кичектерү алган икән, инде югары уку йортының беренче курсыннан, уку өчен нинди генә акчалар түләгән булуына карамастан, яңа канун нигезендә аны хәрби хезмәткә алачаклар. Бу хакта Татьяна Кузнецова: «Без баланы 18 яшькә кадәр бары тик армия хезмәте өчен үстерәбез булып чыга. Укуы бүленгәннән соң ул яңадан укуын дәвам итәрме - бу билегесез. Димәк, хәкимият илдә талантлы, армиядән башка да хезмәткә яраган гражданнар булуны кайгыртмый. Яңадан да «крепостное права» килеп чыга», диде.

Матбугат очрашуында журналистларга төбәп әйтелгән, хокук яклаучылар үзләре җавап тапмаган сораулар күп булды. Мәсәлән, Сергей Кривенко: «Аллага шөкер, илдә сугыш юк, булырга да охшамаган, елга ике мәртәбә хәрби хезмәткә алыну планы үтәлеп бара дип хисап бирәләр. Ә менә бүгенге көндә студентларны укудан аерым хезмәткә алу ни өчен кирәк булды икән? Без бу сорауны саклану министрлыгы вәкилләре дә катнашкан күп төрле очрашу, конференцияләрдә дә бирдек, ләкин аңар туры җавап ала алмадык», диде. Ул шулай ук хәрби хезмәттән кичектерүләрне гамәлдән чыгару коррупциянең үсешенә китерәчәк дип белдерде. Чөнки бай, билгеле кешеләрнең балалары укый торган МГУ, МГИМО кебек югары уку йортларында хәрби кафедралар калдырылган, башка югары уку йортларында алар бетерелгән, диде.

Хокук белгече Максим Бурмицкий хәрби хезмәткә алынуда хокук бозылуларның күп булуын әйтеп, канунчылыкны мәхкәмәләр аша торгызырга мөмкин, дип белдерде. Һәм ул хәрби бүлеккә чакыру, ягъни повесткалар да хәзер яңа бланкта юлланырга тиеш. һәм алар хәрби хезмәткә чакырылган кешенең имзасы алынганнан соң гына аның кулына тапшырылырга тиеш, диде. Әгәр дә бу матдә канун нигезендә үтәлми икән, хәрби пунктка килмәгән кеше качып йөрүче дип саналса да, эш мәхкәмәгә барып җитсә, ул җиңеп чыгачак, диде ул. Бурмистров шулай ук, хәрби бүлекләрдә булачак солдатларны хәрби хезмәткә лаек дип тапкан табиблар диагноз куючылар түгел, алар белгечләр генә, шуның өчен хәрби бүлекләрдә башка хастахәнәләрдән герблы мөһер белән китерелгән авыру булганын исбат иткән документлар кабул ителергә тиеш, диде. Бу очракта да авыру көе дә солдат хезмәтенә лаек дип табылганнар мәхкәмәгә мөрәҗәгатъ итсә, алар җиңеп чыгачак, диде Бурмистров. Чөнки бу очракта канунны хәрби бүлек үзе үк бозган булып саналачак, диде ул.

Матбугат очрашуын оештыручыларга «Быел ике елга, ел ярымга һәм бер елга хәрби хезмәткә алынучылар бергә очрашачак. Бу хәл армиядәге «бабайлыкны» көчәйтмәсме?», дигән сорау да бирелде. Алар моңа каршы, «Бу турыда өзеп кенә әйтеп булмый, кайберәүләр ике ел хезмәт итеп тә исән-имин кайта, кайберәүләргә хезмәтенең икенче көнендә үк башына урындык белән бәрергә мөмкиннәр, монысы бәхет эше» диделәр.

Шулай итеп, матбугат очрашуы уздырган хокук яклаучылар хәрби хезмәт турындагы канунга үзгәрешләренең нигә кирәк булуын, армия хезмәтен кичектерүләрнең гамәлдән чыгарылуларын аңлатырлык мантыйклы сәбәпләрне таба алмауларын белдерде.
XS
SM
MD
LG