Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия белән Русия арасында киеренкелек арта



Мәскәү -- Җомга көнне Русиянең Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Валерий Кеняйкин, Грузия Абхазия белән Көньяк Осетиядә хәрби гамәлләр башласа, Русиянең анда хәрби көч куллану ихтималын белдерде.

Грузиянең дәүләт министры Тимур Якобашвили Мәскәүнең бу белдерүен агрессия дип бәяләде.

Ул шулай ук, Тифлис белән килешүсез Абхазиядә эшләүче Русия эшкуарлары канун бозучылар буларак халыкара эзләүгә биреләчәк, алар турында мәгълүмат Интерполга тапшырылачак дип кисәтте.

Русия Думасының халыкара эшләр комитеты рәисе Константин Косачев, Мәскәү Русия эшкуарлыгының Абхазиядәге мәнфәгатьләрен яклаячак дип белдерде.


XS
SM
MD
LG