Петербур – "Невский экспресс" поездын шартлатуда гаепләнгән Андрей Каленов Русия хакимиятләреннән үзенә китергән зыян өчен 1 миллион рубль таләп итте.
Тикшерүчеләр Андрейның һәм аның белән бергә тоткарланган Денис Зеленюкның гаебен исбатлый алмагач, бер айдан аларны иреккә чыгарды.
Мәскәүдән Петербурга барган поезд узган елның августында шартлатылган иде. Нәтиҗәдә 19 кешегә зыян килде.