Сеул – Дөнья тирәли сәяхәт итүче Олимпия уты бүген Көньяк Корея башкаласы Сеулга җитте. Пекин уеннарына теләктәшлек белдерү өчен анда меңләгән кытайлы килгән.
Кытай сәясәтенә каршы протест белдерүчеләр утның юлына төшергә тырышса да, саннары белән күпкә күбрәк булган кытайлылар моңа юл куймаган.
Берничә урында чуалышлар булып алган. Сеулда тәртип саклауга 8 мең полиция җәлеп ителгән.
Олимпия уты Сеулга Япониядән килде. Анда да утның юлына төшү тырышлыклары күрелгән иде.