Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан президентына һөҗүм булды



Кабул – Бүген Кабулда совет тарафлы хөкүмәтнең бәреп төшерелүенә 16 ел тулу уңаеннан үткәрелгән хәрби парад вакытында ут ачылган. Нәтиҗәдә 3 кеше үлгән, 9-ы яраланган.

Әфганстан президенты Хәмит Карзайга зыян килмәгән. Тантаналар шундук туктатылган. Карзай телевидение аша чыгыш ясады.

"Бүген мөҗәхетдиннәрнең җиңүенә 16 ел тулган көнне әфган халкының дошманнары бәйрәмне өзергә, коткы таратырга тырышты. Бәхеткә каршы әфган иминлек көчләре аларны тиз арада уратып алып, кайберләрен кулга алды. Хәзер барысы да тыныч",- диде Әфганстан президенты.

Илнең сәләмәтлек министры әйтүенчә, корбаннарның берсе 10 яшьлек малай булган. Яраланучылар арасында 4 тән сакчысы һәм 2 депутат бар. Шуларның берсе – депутат Фазыл Рахман – алган яраларыннан хастаханәдә үлгән.

Бу һөҗүм өчен җаваплылыкны Талибан хәрәкәте үз өстенә алган.
XS
SM
MD
LG