Accessibility links

Кайнар хәбәр

35 миллион ришвәт өчен 8 ел төрмә


Юрий Дитаров
Юрий Дитаров

Эчке эшләр идарәсендә подполковник исемен йөрткән кешенең төрмәгә утыртылуы Татарстан тарихында беренче очрак.

Күпмедер вакыт республика эчке эшләр министрлыгында салым өлкәсендә җинаятьчелек белән көрәшүче идарә башлыгы урынбасары булып эшләгән Юрий Дитаров, хезер үзе гаепләнүчеләр рәтендә.
Дитаровка карата җинаять эше узган ел гыйнварында башланса да, бу эш буенча мәхкәмә карары әле шушы көннәрдә генә чыгарылды. 35 миллион сум ришвәт алган өчен полковникны 8 елга төрмәгә утырттылар.
Эшнең башы шунда ки, заманында Дитаров Лениногорск эшкуарының ширкәтен тикшереп, салым өлкәсендә бу ширкәтнең 120 миллион бурычы булуы турында әйткән. Әлеге акчалар түләнмәгән очракта, эшкуарга карата җинаять эше кузгалтылачак, дип куркыткан ул аны. Җинаять эшен кузгалтмыйча, бу бурычлар турында онытыр өчен полковник эшкуардан 25 миллион сум акча сораган, ди тикшерүчеләр. Эшкуар озак уйлап тормыйча, бу турыда эчке эшләр идарәсенә хәбәр иткән.
Дитаров үзен җинаять эшенә барганын яхшы аңлаган һәм бу ришвәт алу эшләрен арадашчы Валерий Волков аша башкарган. Волков үзе исә, Алабугада урнашкан “Деловой центр” ширкәте җитәкчесе урынбасары булып эшләгән. Соңрак бу җинаять эшендә катнашуының максатын ул, төрле ширкәт җитәкчеләре белән якыннанрак танышу, дип атаган. Волковны, үз гаебен танып, тикшерүләргә бу эшнең очы-кырыена чыгырга ярдәм иткән өчен 5 ел шартлы рәвештә генә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Тикшерүчеләр фикеренчә, ришвәт алу 3 бүлектән торган. Башта Дитаровның банктагы хисабына 10 миллион күчерелгән, аннан соң машина йөртүчесе аша 800 мең сум бирелгән, тагын 25 миллионын ул әле алырга өлгермәгән.
Юрий Дитаров үзе исә, үз гаебен танымый һәм моны аңа каршы эшләнгән махсус гамәл ди. Гаепләнүченең адвокаты Лариса Баталина да, Татарстан югары мәхкәмәсе карары белән килешмичә, эшне югарырак идарәләрдә дәвам иттерәбез, дип белдергән.
Прокуратура вәкилләре исә башта гаепләнүчегә 10 ел төрмә сорасалар да, соңыннан мәхкәмә чыгарган карар белән канәгать калдылар, ни әйтсәк тә Татарстанда беренче тапкыр полковник төрмәгә утыртыла.
XS
SM
MD
LG