Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәдәни үзәгендә Җиңү бәйрәме


Мәскәү татар мәдәният йортында төрле милләт сугыш ветераннары җыелды. Анда барлыгы 120 ветеран бар иде.

Турыдан- туры бары тик татар мәнфәгатъләрен кайгырткан проектларга гран бирелми дигәч, грант өчен гариза язучылар әйтеп кителгән теманы тәкъдим итте. Шул проект эчендә Мәскәүнең милләтара фестивале уздырылды. Менә хәзер җиңү көне алдыннан Мәскәү татар мәдәният йортында әйтеп үтелгән проектның «Татарлар һәм башка милләт халыклары Бөек Ватан сугышында» дигән темасы да тормышка ашырылып, төрле милләт сугыш ветераннары җыелды. Алар арасында татарлар да, урыслар да башка күп төрле милләт кешеләре - барлыгы 120 ветеран бар иде.
Сугыш полководецлары» дигән күргәзмә дә урнаштырылган

Очрашудан бер күренеш
Бу очрашуга мәдәни үзәк бик җентекләп әзерләнгән иде. Мәдәни үзәкнең зур залында «Сугыш полководецлары» дигән күргәзмә дә урнаштырылган. Анда армия генералы Мәхмүт Гәрәевның тормыш юлын күрсәткән фоторәсемнәрдән башка, Сталин, Ворошилов, Рокоссовский һәм башкаларның фоторәсемнәре дә урын алган иде. Шулай ук фронттан килгән өчпочмаклы чын хатлар, сугыш геройлары булган татарларның да аерым фоторәсемнәре бар иде.
Сугыш ветераннары очрашуын Милли - мәдәни мөхтәрият рәисе генерал-полковник Рәсим Акчурин ачып җибәрде һәм сүзне армия генералы Мәхмүт Гәрәев дәвам итте. Мәхмүт Гәрәев үзенең чыгышында бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында булган җиңүләр хакында кимсетеп сөйлиләр, язалар, җиңүнең дәрәҗәсен төшерәләр, дип белдерде.

Күзләүдә эшләгән татар хатын- кызлары
Мәдәни үзәкнең китапханә мөдире Нурзидә Чанышева сугыш вакытында күзләүдә эшләгән татар хатын- кызлары турында сөйләде. Ветераннар арасында шуларның берсе Бухенвальд концлагеренда утырган, сугыш бетәр алдыннан алты хатын- кыз белән берлектә немец антифашистлары ярдәмендә шул лагерьдан качып исән калган, Фәридә Сәлимҗанова да бар иде.
Русиядә фашистларның килеп чыгуында кем гаепле?

Шушы очрашуда катнашкан берничә сугыш ветераны белән дә сөйләшү мөмкинлеге булды. Беренче әңгәмәдәшебез Әмир Амаев, Дагыстан халыкларының берсе булган - лак милләтеннән. Ул заманында Мәскәү инженер институтын тәмамлаган. 60 ел буе Курчатов исемендәге атом үзәгендә эшләгән. Берничә дистә ел Курчатовның үзе белән дә эшләргә туры килгән. Русиядә нинди дәүләт бүләкләре бар, хәттә Ленин исемендәге иң зур бүләкне дә алган кеше мин, диде Әмир Амаев. Без аннан, бу сугышта күп төрле югалтуларга дучар булган илдә ни өчен яңа фашистлар барлыкка килә? Ни өчен Русиянең күп төрле шәһәрләрендә рус булмаган кешеләрне үтергәнче кыйныйлар, моңар кем гәепле, моны кем туктатырга тиеш, дип сорадык. Әмир Амаев:
«Бу хәлләргә хөкүмәт битараф карый. Моңа бары тик хөкүмәт җитәкчеләре генә гәепле. Фашистларны җиңгән илдә фашистлар булырга мөмкин түгел. Мин әле яңа сайланган президентка бу хакта хат язарга да уйлап торам. Кеше үтерүчеләрнең үзләрен үлем җәзасына хөкем итәргә кирәк», - дидеул.
Очрашуда шулай ук татар милләтеннән булган сугыш ветераннары да бар иде. Мәсәлән,Русиядә башка милләт халыкларын үтерүгә кем гәепле, моңа кем чарасын күрергә тиеш дигән сорауга Рәшит Миннекәев тә бары тик хөкүмәтне генә гәепле дип саныйм, дип белдерде.
Тагын бер әңгәмәдәшчебез тумышы белән Татарстанның Минзәлә районыннан. Мин Тау асты байлары авылыннан, ди Баһир Гатауллин. Аңарга да шушы сорау бирелде. Ни өчен рус булмаган милләтләргә Русиядә яшәү куркыныч була башлады, моңар кем гәепле, дип сорадык аннан да. Баһир әфәнде дә бу хәлләргә хәкимият, канун чыгаручылар гәепле дип саный. Рус маршлары уздырулар, башка милләтләрнең мәнфәгатъләре кайгыртылмау, милли сәясәтнең булмавы, илне шушы хәлгә китереп җиткерде, диде Баһир Гатауллин.
Шулай итеп, Мәскәүнең мәдәни үзәгендә очрашкан төрле милләт сугыш ветераннары, фашистларны җиңүгә 62 ел узуга карамастан, Русиядә фашистларның килеп чыгуында бары тик дәүләт җитәкчеләрен һәм хөкүмәтне гәепле дип санап, бу хәлләр өчен борчылуын белдерде.
Мәскәүнең танылган артистлары һәм үзешчәннәр концерт күрсәтте. Азык- төлек пакеты тапшырылды

Ул көнне ветераннарга чын бәйрәм булды. Мәскәүнең танылган артистлары Роза Хабибуллина, Наилә Фатехова һәм үзешчәннәр катнашында концерт программасы да күрсәтелде. Ветераннарның барысына бәйрәм бүләге дип элеккечә, төрле ризыклардан торган азык- төлек пакеты тапшырылды.
XS
SM
MD
LG