Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтче белән коммунистның максатлары уртакмы?


Бу җыенда милли компонентның бетерелүенә каршылык белдерделәр
Бу җыенда милли компонентның бетерелүенә каршылык белдерделәр

Казанда коммунистлар фиркасенең ике канаты да үз җыеннарын үткәрде. Аларның берсе - милли компонентны кайтаруны яклап чыкты

Хафиз Миргалимов җитәкчелегендәге канат Камал театры янында җыелды һәм бәяләр артуга каршы шигарьләр күтәрде. Салий, Столярова һәм Садыков кергән канат, шигарьләрен Горький паркы янында күтәреп торды. Алар янында Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре булды. Ахырдан коммунистларның ике канаты дуслашырга да омтылыш ясап карады.
1 май – матур, кояшлы көн булгангамы, әллә бакчаларда эшләү вакыты җиткәнгәме, әллә башка сәбәптәнме, коммунистларның ике төрле җыенда да халык күп булмады.
Белгәнегезчә, коммунистлар фиркасендә таркалаш чыгып, Александр Салий, Нәсимә Столярова, Роберт Садыков исемле иптәшләр фиркә җитәчелегеннән чыккан иде. Алар коммунистларны Дүләт Шурасындагы коммунистлар төркемендә генә вәкиллек итә. Татарстандагы коммунистларны хәзер депутат Хафиз Миргалимов җитәкли. Шушы ике тараф ике төрле җыен үткәрде.
Коммунистларның Александр Салий, Нәсимә Столярова һәм Роберт Садыков кергән канат Горький паркы, ягъни мәңгелек ут янындагы мәйданчыкта үз тарафдарларын җыйды. Анда шулай ук үзләрен оппозиция дип танытучы фирка, харәкәтләрнең вәкилләре булды. Күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр алдында Дәүләт Шурасындагы коммунистлар фракциясе вәкилләре чыгыш ясады. “Башка Русия” хәрәкәте вәкиле Камил Зартдинов та, Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәкнең канаты башлыгы Юныс Камалетдинов нотык тотты. Ул Русиядәге милли сәясәтне тәнкыйтьләде, милли компонентның бетерелүен телгә алды. Камил Зартдинов үзенең күптәнге шигарен кабатлап, Татарстан президентын сәясәтче буларак бик югары бәяләп, аны вазыйфадан китәргә чакырды.
Бу митингны карап торучылар арасында милли хәрәкәт вәкиле Зөһрә Айсина да булды. Ул милләтчеләрнең коммунистлар белән берләшүен болай аңлатты:
“Бүген, оппозициядә торган коммунистлар Салий, Столяров һәм Садыков милли мәсьәләне күтәрә, милли компонентны бетерүгә каршы, без алар белән бүгенге көндә бердәм” , ди ул.
Депутат коммунистлар җитәкчелегендәге бу урам җыены барганда, коммунистлар фиркасенең башка канаты Камал театры янында үз митингын үткәрде. Анда бер сәгать булганнан соң, кызыл байраклар күтәргән аз санлы төркем, Пушкин урамыннан Ирек мәйданына кадәр узды. Анда Ленин һәйкәле янына басып каршлык чарасын дәвам итте.
Депутат коммунистлар, милли хәрәкәт һәм башка сәяси көчләр тарафдарлары үткәргән митингта милли компонент темасы күтәрелсә, коммунистларның икенче канаты җыенда нигездә хезмәт иясен яклау һәм бәяләрнең артуга каршылык мәсьәләрен күтәрде. Коммунистларның бу җыенында хакимиятләрне гаепләделәр. Анда фирканең яшьләр канаты вәкилләре да, өлкән буын вәкилләре дә булды.
Шунысы кызык, Ирек мәйданы бүген күп кешене күрде. Анда бүген студентларның ярышлары үтте, 9 майда буласы хәрби йөрешне кабатлау оештырылды. Һөнәр берлекләренең , “Бердәм Русия” фиркасе байракларын болгап, музыка уйнатып, берничә меңлек армиясе үттеп китте.
Нәтиҗәдә, Ирек мәйданы тирәсендә транспорт хәрәкәте тукталып торды, юлларда машиналар тыгылды, тукталышларда кешеләр җыелды. Халыкны милиция хезмәткәрләре саклап торды.
Коммунистлар фиркасенең бер канаты Ирек майданың Ленин һәйкәле янында торганда, Ирек майданының икенче ягыннан, хөкүмәт бинасы яныннан, коммунистларның башка канаты вәкилләре килеп чыкты. Оркестрларны уйнатып һәм байраклар болгап барган коммунистлар, хөкүмәт бинасы каршында туктап калды. Александр Салий митинг тәмамланды дип игълан итте һәм тарафдарларына мәйданның икенче ягына барырга тәкъдим итте. Милиция күпмедер вакыт картларны кертми торды. Соңыннан аларга юлны ачты, инде таралып барган төркем әкренләп коммунистларның икенче канаты янына кузгалды.
Тәртип саклаулчылар, бер-бер хәл булмасмы дип үзара сөйләшеп алды. Аларның җитәкчеләре: "булмас", дип ышандырырга тырышты. Салий төркеме, Хафиз Миргалимовныкылар янына килеп басты. Митинг алып баручылар моны курде, әмма зурдан купмады, чара инде ахырга таба бара иде.
Коммунистлар фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов, “Безнең фирка бердәм, аерылу турында әйтүчеләр булса ышанмгыз, Ленин, Сталин эше - үлмәгән, яши!”- дип кычкырды. Шуның белән митинг тәмамланды. Икенче төркем коммунистлар алып килгән оркестр, фирканең бу канаты өчен дә, тегесе өчен дә бер үк көйне уйнап торды.
XS
SM
MD
LG