Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран белән сөйләшүләр башлау шартлары билгеләнде


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Иран белән сөйләшүләр башлау Тәһранның уран баетуын туктатып торуыннан соң гына мөмкин булачак, дип белдерде. Бу хакта Лондонда Иминлек Шурасының даими биш әгъзасе һәм Германия вәкилләре очрашуында килешенгән.

Аңарчы Британия тышкы эшләр министры Дэвид Миллибэнд, атом эшчәнлеген туктатуы өчен Иранга ташламалар һәм тәкъдимнәр булачак, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG