Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмнәр ае дәвам итә


Беренче май бәйрәмнәре артта калды.

Башкортстанлылар тоташ дүрт көн ял итте. Алда Җиңү көне бәйрәме. Анда өч көн ял итәчәкбез. Инде урамнарда орден-медаль тагып чыккан сугыш ветераннары да көннән-көн күбәя бара, Георгий тасмалары таккан машиналар да күзгә ешрак ташлана. Башкортстан Президенты узган ял көннәрендә бер төркем сугыш ветераннарына фатир ачкычлары тапшырды. Барлыгы 45 ветеран фатирлы булды. Җиңүнең 60 еллыгы билгеләнгән 2005 елда 65 кеше фатирлы булган иде. 2006 елда - 22, 2007 елда19 ветеранга фатир бирелде. Бүгенге көндә Уфада тагын 200 ветеран фатир көтә. Республика буенча андыйларның саны 4300дән артык.

Уфада сугыш ветераннарын хөрмәтләү йөзеннән кайбер хәйрия чаралары башланды. Ветераннар, тыл хезмәткәрләре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары җәмәгатьчелек мунчаларында бер ай буе бушлай юына ала. Уфада бүген җәмәгатьчелек мунчасында бер юынып чыгу өчен 100 сум түләргә кирәк.
XS
SM
MD
LG