Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чукрак диндардар мәнфәгатенә


Уфада чукрак православларга гыйбадәт кылу мөмкинчелеге туды.

Башкаланың Кирилл һәм Мефодий чиркәвендә сурдотәрҗемәче эшли башлады. Моның өчен Түбән Новгородтан сурдотәрҗемәче килде. Ә чукрак мөселманнарның гыйбадәт кылу мөмкинчелеге бармы? Без бу турыда кызыксынып Уфа мөселманнарының “Нур” оешмасы рәисе Ирек Мостаевка мөрәҗәгать иттек. “Без әлеге мәсъәләне 2005 елда ук күтәргән идек. Ләкин ул зур чыгымнар сорый булып чыкты. Җәмгысе 30 миллион сум акча кирәк диделәр. Мөфтиләр дә бу башлангычны хупламады. Шуңа әлеге уйдан сүнәргә туры килде”, - диде ул. Мостаев сүзләренчә, чукрак мөселманнар бик күп. Мохтаҗлык зур. Республикада чукрак балалар өчен махсус мәктәпләр эшли. Аларның барысында да укыту урыс телендә бара.
XS
SM
MD
LG