Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балаларны кем саклар: канунмы, ата-анамы?


Русиядә балаларны кичке концертларда катнаштыру гадәти күренеш
Русиядә балаларны кичке концертларда катнаштыру гадәти күренеш

Мәскәү мэриясе мәктәп балаларын кичке чараларда катнаштыруны тыю яклы. Әмма күпләр моның файда китерәчәгенә ышанмый.

Билгеле булганча, мәктәп балаларын төрле концерт чараларында катнаштыру ул инде гадәти күренеш. Аеруча җыр-бию түгәрәкләренә йөрүчеләрне һәрдаим чараларга чакырып торалар. Әлеге чараларның күбесе төнлә генә тәмамлана. Һәм әти-әнисенең баласын килеп алырга мөмкинлеге булмаса, ул инде төнлә үзе генә кайтырга мәҗбүр була.

Мәскәү шәһәре җитәкчелеге инде берничә тапкыр бу мәсьәләне күтәреп чыкты. Аерым алганда, моннан 4 ел элек Мәскәү шәһәр Думасы депутатлары инде бу хакта канун да кабул итте. Анда балигъ булмаганнарны үзләрен генә төнлә күңел ачу урыннарына кертүне тыю каралган иде. Ләкин бу канун үтәлмәгәч, депутатлар узган елны шәһәр кодексына бераз үзгәрешләр кертте. Аның нигезендә, инде сәгать кичке 10нан түгел, ә 11дән 16 яшькәчә бала һәм яшүсмерләрне кертергә ярамый дип билгеләнде. Әмма моның үтәлеше дә бик шикле.

Менә хәзер инде чираттагы тапкыр Мәскәү мэриясе күңел ачу үзәкләренә, клубларга йөкләмә бирә. Ягъни балалар һәм яшүсмерләр берәр чарада чыгыш ясаса, алар инде кичке 9га кадәр тәмамлап, 10га өйләренә кайтырга тиеш була. Югыйсә, күңел ачу урыннары җитәкчеләре җаваплылыкка тартылып, штарф түләргә мәҗбүр булачак.

“Мәскәү җитәкчелегенең әлеге күрсәтмәсен дөрес дип саныйм, безнең республикада да мәгариф министрлыгыннан йөкләмә бирелсә моңа игътибар итәрләр иде. Чөнки элекке заманнарда балаларга дискотекаларга бару тыела һәм гомумән кичке 10нан соң урамда йөрергә ярамый иде”, - ди яшүсмерләр өчен чыгучы “Ялкын” журналы хезмәткәре Айсылу Галиева.

Татарстанда да балалар, яшүсмерләр шәһәр көне, төрле тантаналарда һәрдаим катнаша. Республика мәдәният министрлыгыннан Зөлфирә Салихова әйтүенчә, балаларны күбрәк иртәнге чараларда гына катнаштыралар икән, ә кичкә чыгыш ясарга тиеш булсалар, аларны ата-аналары каршы ала, ди ул. Билгеле, бу ата-аналар җилкәсенә дә йөк булып тора. Чөнки кичке эштә хезмәт итүчеләр дә байтак.

Мисал өчен, Казаннан Люция Гәрәфетдинова кызы Алияне биюгә йөртү өчен махсус эшкә урнашкан.

“Минем кызга 12 яшь. Барганда юлына акча бирәм дә ул үзе генә автобуста бара, ә менә кайтканда инде барып каршы алам. Инде махсус шундый эшкә урнаштым, ягъни биш ел буе “ирекле эш вакыты” булган хезмәт урынында эшлим. Нәкъ шул кызны йөртү өчен. Башка гаиләләр дә ничек кирәк шулай җайлый инде. Ә зурраклар – 14-15 яшьлекләр үзләре генә йөри”, - ди ул.

Билгеле, 14-15 яшьлекләр дә әле үзләрен яклар дәрәҗәдә түгел. Мисал булып күптән түгел Бөгелмәдә булган фаҗигә тора. Күрше бистәдән дискотекадан кайтып килгән 14-15 яшьлек ике кызны исерек яшүсмерләр көчләп, ә аннан үтереп китә. Бу күп кенә ата-аналарны куркуга салды. Аннары, авыл җирлегендә, гомумән, балаларны “озату- каршы алу” гадәткә кермәгән.
Хәзер мәктәпләрне оптимальләштерү сәбәпле, укучылар икенче авылга йөреп белем алырга мәҗбүр. Кыш көнне иртә караңгыланганны исәпкә алганда, инде укучылар мәктәптән кайтканда көн кичкә алмашкан була. Бу очракта да төрле хәлләр килеп чыгуы ихтимал.
XS
SM
MD
LG