Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм АКШ атом энергиясе килешүенә кул куйды


Русия һәм АКШ атом энергиясе өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

Дәүләт карамагындагы Росатом ширкәте башлыгы Сергей Кириенко һәм АКШ илчесе Вильям Бернс имзалаган килешү берлектә реакторларда эшләү, атом ягулыгы чималын ташу һәм саклауны күз алдында тота.

Бу килешүне АКШ һәм Русия президентлары 2006 елгы очрашу вакытында ук тәкъдим иткән иде, әмма ул чакта АКШ конгрессы аңа каршы тавыш бирде.
XS
SM
MD
LG