Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изместьевны кабат гаеплиләр


Башкортстанның экс-сенаторы Игорь Изместьев террорчылыкта гаепләнә иде.

Бу гаепләү үтертү өчен һөҗүм оештыру белән алыштырылды. Кемне-кемне, Урал Рәхимовны үтертү ихтималлыгында. 2003 елда Урал Рәхимов офисыннан ерак түгел шартлаткыч белән ВАЗ-2104 машинасы зарарсызландырылган иде. Имеш, бу шартлаткычлар Урал Рәхимовны үтертү өчен куелган һәм моның артында Игорь Изместьев тора. Ул шартлаткычлы машинаны тапканчы Урал Рәхимовның ике сак хезмәткәре джипта барганда шартлатылган иделәр.

Әлеге вакыйганы төрлечә кабул иттеләр. Урал Рәхимов һәм Игорь Изместьев дуслыгын белгән кешеләр моны кире кага. Икенче берәүләр бу гаепләүне Игорь Изместьев белән Урал Рәхимовларны чәкәштерү өчен махсус оештырганнар дип исәпли. Аңа караганда, алар бер-берсенә каршы мәгълүматлар бирсен өчен шулай эшлиләр.

Рәсми булмаган чыганаклр бу билгесезлек озакка бармаячак дип фаразлый. Аңа караганда, яшь президент урынында эшли башлау белән бу сату-алулар тәмамланачак. Башкортстан президенты улына тынычлык бәрабәренә кайбер ташламаларга барып, вакытыннан алда вазыйфасыннан китәчәк. Әлеге чыганаклар бу хәлләр май ахырында ук булуы ихтимал дип фаразлый.
XS
SM
MD
LG