Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башка Русия" Мәскәүдә урам җыены уздырды


Мәскәү үзәгендә оппозициядәге "Башка Русия" коалициясе Владимир Путинның премьер-министр итеп билгеләнүенә каршы урам җыены уздырды. Җыенда катнашучылар "Путинны хөкем итәргә" дигән шигарь тоткан булган.

Дәүләт Думасы бинасы тирәсендә милиция торса да, "Башка Русия"нең урам җыены 20 минут дәвам иткән, дип хәбәр ителә.

Бүген Путин Думада тавыш бирү һәм президент Медведев фәрманы белән Русиянең яңа премьер-министры итеп билгеләнде.
XS
SM
MD
LG