Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили: Русия һәм Грузия сугыш халәтенә якын


Русиянең мәгълүмат агентлыклары хәбәр итүенчә, Грузия президенты Михаил Саакашвили, Русиянең сугыш белән янавы әле дә көчендә кала, дип белдергән.

Мәскәү бүген әгәр дә Грузия үз гаскәрләре санын арттырса, Абхазия белән Көньяк Осетиягә тагын өстәмә көч җибәрү белән янады.

Русия Грузияне Абхазиядә контрольне ныгыту өчен хәрби чарага әзерләнүдә гаепли. Грузия гаепләүне кире кага һәм Русия Абхазияне үзенә кушарга тели, ди.

Бүген Абхазиянең үз күгендә Грузиянең читтән идарә ителгән тагын бер очкычын бәреп төшерүе хәбәр ителде. Арта барган бу киеренкелеккә инде БМО, Европа Берлеге һәм АКШ борчылу белдерде.
XS
SM
MD
LG