Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянмар халыкара ярдәм оешмаларын илгә кертми


БМО Мьянмарның хәрби идарәсенә тәнкыйть белдерде. Илнең хәрби җитәкчелеге Мьянмарга бары тик ярдәм кирәк, ярдәм оешмаларының хезмәткәрләре кирәк түгел, дип аларның килүенә рөхсәт бирмәде.

БМО мәгълүматларына караганда, әле соралган визаларның берсе дә әзерләнмәгән. Шулай ук БМО рәсмиләре сүзләренә караганда, хөкүмәт җибәрелгән ярдәмне халыкка таратмыйча үзенә калдырган. Моны ачыклаганчы Мьянмарга ярдәм җибәрү туктатылып тора.

Мьянмар әле дә узган ял көннәре булган Наргиз циклоны нәтиҗәләреннән арына алмый. Көчле давылдан соң миллионнан артык кеше йортсыз, ризыксыз, дарусыз калды. 23 меңнән артык кеше һәлак булды, 42 мең хәбәрсез югалды.
XS
SM
MD
LG