Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шәрык"та һәм Татнетта иң популяр җыр


“Татарлар.ру” порталы хуҗасы Тимур Сөләйманов "Шәрык" клубында.
“Татарлар.ру” порталы хуҗасы Тимур Сөләйманов "Шәрык" клубында.

Казандагы «Шәрык» клубында ел татарлары котланды. Анда Зиннур, Тамчыгөл, Исмаил кебек йолдызлар җырлап веб-йолдыз Тимур Сөләймановны сәламләде.

Рамил Бигнов килә алмаган

“Шәрык” клубында Казанда яшәүче ел татарларын котладылар. Алар арасында спортчы “Ак Барс” командасы хоккейчысы Данис Зарипов, “Үзебез” хәрәкәте координаторы Резидә Сафиуллина һәм башкалар бар. Ә уфалы Рамил Бигнов татар сәясәтчесе буларак танылу алган. Тик ул килә алмаган. Аны Уфага барып котлаячаклар.

“Татарлар бергәлеге-2007" дигән шәлкемдә "Шәрык" клубын торгызучы энтузиастлар үзләре җиңү яулаган.

Жюри хәл итми, Татнет халкы хәл итә, ди

Мәскәүдән килгән “Татарлар.ру” порталы хуҗасы Тимур Сөләйманов, бәйге инде Интернетта ун ел чамасы төрле сайтларда һәм форумнарда уздырылды, диде. Туксанынчы елларда “Идел” журналы ясый башлаган ел татары бәйгесе хәзер “Татарлар.ру” порталында билгеләнә. Тимур Сөләйманов Интернеттагы тавыш бирүләрне демократик дип саный. “Аны жюри хәл итми икән, бары тик кулланучылар үзләре генә”, - ди ул. Казанлылар шулай ук, бу бәйге һәм порталның, күпчелек веб-проектларның бер кешегә, шәхси фидакарьлеккә генә барып тоташуын белде.

Төрле яктан ачылдылар

«Шәрык» клубындагы кичәне исә «Булмас.ру” сайты башлыгы Рүзил Мөхетдинов ачты. Ул алып килгән йолдызлар үзләрен төрле яктан ачып күрсәтте. Баксаң, Рүзил үзе дә музыка сыйныфында белем алган икән. Ул җырчы Исмаил ярдәме белән ул гармун алып шактый катлаулы бер көй дә уйнап күрсәтте.
Аларны төрле чыганаклардан килгән журналистлар күзәтте. Аеруча урыстелле газеталардан килгәннәре татарча һәм авылча экзотика көтте. Татарлар да бар иде. Әйтик "Кәеф ничек?" мөхәррире Эльвира Гарипова.

Иң популяр җыр - Туган тел.

Шулай да иң популяр җыр булып “Туган тел”чыкты. Аны “Шәрык”та аны аяк үрә басып җырладылар. Ә Ләйлә Дәүләтовага чират җиткәч, аның фанатлары икегә бүленде. Берсе җырласын дип теләде, икенчеләре шигырен сорады. Шагыйрә бер куплет җырлап күрсәтте дә, аннары милли җанлы шигырь сөйләде. Сүзләре Казанга кайтучы татарлар турында иде. Аңа мул итеп “әфәрин” кычкырдылар һәм “Мин татарча сөйләшәм” дип язылган футболка кидерделәр.

Ә “Матбугат.ру”: “Зөлфәт Зиннуровны бүгенге татар яшьләренең формаль булмаган лидеры дисәң дә буладыр”, - дип язды. “Ник дигәндә, аның “Күңел” дискотекасы кайда гына үткәрелмәсен, һәрвакыт тулы танцпол җыя. Гәрчә рекламасы да юк диярлек”. Бу юлы ул дискәтүген ясамаган, “Шәрык”ка килгән. Шуңа күрә аңа сорау бирделәр: “Күңел” ябылды мәллә?”- дип. Зөлфәт Зиннуров (Зиннур), башка бер урында оештырырга җыенуын әйтте. Ул Ләйләдән соң җырлады. Аның сүзе әйләнеп кайтучылар турында иде. Тавышы карлыккан, ямансу иде.

“Татар авылы» стилендә

Ә җырчы Тамчыгөлне исә клубта татар эстрадасының киләчәге дип таныштырдылар. Ул да читтә калып сагышка баткан татар кешесе, сандугачлар турында иркенләп җыр сузды.

“Шәрык” кичәсендә калын тавышлы җырчы Сәүбән Закир да чыгыш ясады. Ул татар җырының классик үрнәкләрен күрсәтте. Кичә «татар авылы» стилендә узды. Баян тартып авыл көйләрен җырлап утыру да шуны раслады.

XS
SM
MD
LG