Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә яңа алкоголь сәясәте булачак


Русиянең баш табибы Геннадий Онищенко, быел хөкүмәткә илдәге яңа алкоголь концепциясе тәкъдим ителәчәк, дип белдерде. Хәзер аны әзерләү эше бара. Онищенко сүзләренә караганда, премьер-министр Владимир Путин да атнакич көнне ясаган чыгышында Русия халкының сәламәтлегенә зыян салган төп сәбәпләр итеп эчкечелек һәм тәмәкене атаган.

2006 елда Русиядә эчеп 32 мең кеше үлгән, аларның күбесе - яшь ир кешеләр, диде Онищенко. Ә барлыгы эчкечелек белән бәйле проблемалардан үлгәннәрнең саны елына 89 мең булган.

Онищенко сүзләренә караганда, сәләмәтлекккә иң күп зыян сыра кебек җиңел исерткеч эчемлекләр һәм көч бирүче энергетик эчемлекләрдән килә.
XS
SM
MD
LG