Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туймазы татар театры җәйге иҗатка әзерләнә


Туймазы татар дәвләт драма театры быелгы иҗат мизгелен ябарга әзерләнә. Театрның директоры Фирзәт Гәбидуллин сүзләренчә, быелгы иҗат мизгеле шактый уңышлы булган. Иҗат көчләре биш спектәкл әзерләп өлгерткән. Шуларның өчесе Татарстан драматурглары әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән.

Әле бер премерә белән Туймазы театры артистлары Уфага да килде. Туймазылылар әлеге иҗат сәфәрендә башкалага танылган татар драматургы Зөлфәт Хәким п'есәсы нигезендә сәхнәләштерелгән “Китәм инде, китәм” исемле спектаклен алып килгән иде.

Театрның баш режиссеры Байрас Ибраһимов әйтүенчә, соңгы вакытта гына сәхнәгә чыккан бу премерәны Туймазы төбәге тамашачылары бик җылы кабул иткән.

“Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә Байрас әфәнде алдагы көннәргә уй-ниәтләре белән дә уртаклашып, әле тагын бер премерә әзерләвләрен әйтте.

“Быелгы иҗат мизгелен июн башында ябабыз, - ди ул. - Аңарчы без яш татар драматургы Илгиз Зәйниевның “Люстра” дигән әсәрен сәхнәгә чыгарып өлгерәчәкбез”.
XS
SM
MD
LG