Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел моңарчы күрелмәгән бодай һәм дөге уңышы көтелә


Быел яхшы һава шартлары игенчеләргә дөньяда бодай һәм дөгедән моңарчы күрелмәгән мул уңыш җыеп алырга ярдам итәргә тиеш.

Кушма Штатларның Авыл хуҗалыгы министрлыгы шулай дип белдерде.

Белдерүдә быел дөнья күләмендә моңарчы күрелмәгән уңыш алыначак, барлыгы 655 миллион тонна бодай җыелачак диелә.

Быел бодайга бәя нык арту сәбәпле игенчеләр бодайны күбрәк чәчте.

Белдерүгә караганда, быел барлыгы 430 миллон тонна дөге җыелачак. Бу былтыргыдан 5 миллион тоннага күбрәк.

Бу белдерү азык-төлек кытлыгы турында борчылуларны тынычландырып хәзерге югары бәяләрне төшерергә ярдам итәр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG